Лаеш шәһәре Җиңү паркында Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 27 еллыгына багышланган митинг булды. Ул Россиядә интернационалист сугышчылар истәлеге көненә туры китерелде.
Әфганстанда һәм Чечняда һәлак булган якташ сугышчыларга һәйкәл каршындагы мәйдан мәктәп укучылары, Лаеш кешеләре, техник-икътисад техникумы студентлары, шәһәр оешмалары вәкилләре һәм әфган сугышында катнашкан сугышчылар белән тулды.
“Игелек – ул кешеләргә якты күңел белән карау, башкаларга игелек эшләү”. Шушындый девзис астында Ташкирмән авылы мәктәбенең 6 сыйныфында класс сәгате узды. Аны И.В. Сидорова үткәрде.
Менә инде 3 ел дәвамында Лаеш районының Травкино авылын янында дөяләр фермасы эшләп килә. Безнең яклар өчен сәер тоелган әлеге хайваннар монда 2013 елның июнендә төпләнде. Әлеге чор эчендә хуҗалык чын мәгънәсендә аякка басты.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә – 17 февральдә, болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Кар, юеш кар, пыскак һәм бозлы яңгыр явуы көтелә.
Якушева Клавдия Кирилловнаны район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина, районның ветераннар советы рәисе Рашат Булатов һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Александр Ватомов түгәрәк дата - 90 яшьлеге белән котладылар.
Замана белән бергә атлаучы өченче яшь вәкилләре парта, ә төгәлрәге компьютер артына утырдылар.
Лаешның 2 нче урта мәктәбендә компьютер белән “аралашу“ күнекмәләре булган өлкән кешеләргә 36 сәгатьлек программа тәкъдим ителә. Аны үткәч алар Интернеттан ышанычлы төстә файдалана башлаячак.

Пенсионерлар өчен курслар Столбище урта мәктәбе базасында беренче тапкыр ачылды. Өлкән кешеләр компьютер белән эшләүнең башлангыч күнекмәләрен алачак, аннан соң “Уңайлы Интернет“ программасы буенча бөтендөнья пәрәвезендә эшне үзләштерәчәкләр. Алар дәүләт хезмәтләре порталына да керә алачаклар.
Чираттагы сессиягә депутатлар 19 февральдә Комлы Ковалида җыелачаклар.
Алар 2015 елга йомгак ясаячаклар һәм киләчәккә планнар билгеләячәкләр. Сессия эше 11 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны – “Дружба“ спорт-ял үзәге.
Комлы Ковали мәктәбе укучыларының бердәм яшь чаңгычылар командасы Лаеш шәһәрендә “Россия чаңгы юллары“нда актив катнашты. Кояшлы көн һәм яхшы кәеф яхшы спорт нәтиҗәләренә ирешергә ярдәм итте.
Державино почта элемтәсе бүлекчәсе хат ташучысы Роза Миңнуллинага “Татарстан Республикасының танылган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре“ исеме бирелде.
Лаеш районы элемтә узелында Роза Минһаҗ кызы 1984 елдан эшли
Бу көннәрдә район мәдәният йортында “Мое далекое детство“ концерты - искә алу кичәсе үтте. Матур концерт программасының инициаторы – хезмәт ветераны Вера Баннова. Ул талантлы лаешлыларның искиткеч иҗади коллективын җыйган.