ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Әфганстан территориясеннән соңгы совет солдаты чыгу хөрмәтенә Россиядә 15 февраль көнне Интернационалист сугышчыларны искә алу көне үткәрелә. Әфган сугышына ТАССРның Лаеш районы хәрби комиссариаты тарафыннан 133 кеше чакырылган, аларның 19ы орден һәм медальләр белән бүләкләнгән.

Лаешлы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре һәм эшкәртүчеләре үз өлешләрен кертә торган сезонлы ярминкәләр җирле продукциянең киштәләрдә озак ятмавын чираттагы мәртәбә күрсәтте.

Лаеш шәһәре башкарма комитетының отчет сессиясендә район үзәгенең киләчәктәге үсеше турында сүз барды.

Узган атнаның җомгасында Олы Кабанның “Снайперлар” командасы Габишево бистәсендәге мәдәни-спорт үзәгендә узган “Чакыру-2016” район яшьләр фестивалендә катнашып, үзләренең эчкерсез юморлары белән, артистлык осталыкларын күрсәтеп, жюри мәхәббәтен яулады һәм почетлы 3 урынны яулады. Афәрин, егетләр һәм кызлар!

Ташкирмән гомумбелем бирү мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары, үзләренең сыйныф җитәкчеләре Корчагина Е.Р карамагында, 23 февральгә багышлап төрле эшләнмәләр конкурсы оештырдылар. Шулай итеп балалар үзләренең әтиләренә Ватанны саклаучылар көненә бүләкләр әзерләделәр.

12 февральдә “Ел укытучысы-2016” муниципаль конкурсының актык этабы узды. Безнең мәктәпнең данын музыка укытучысы Гришина Мария Валерҗевна яклады. Педагог яхшы мастер-класс күрсәтеп, жюри әгъзаларыннан югары бәягә лаек булды. Конкурсның ике көне нәтиҗәләре нигезендә, Мария Валерҗевна 2 урынны яулады һәм хәзер ул районыбыз данын зона этабында якларга әзерләнә. Котлыйбыз һәм уңышлар телибез!

 

Гашыйклар көнендә Лаеш районының Граңданлык актларын теркәү бүлегендә яшь пар - Артем һәм Лилия теркәлде. Бүлек хезмәткәре аларны гаилә корып җибәрүләре белән котлады, яшьләргә уңышлар, иксез-чиксез мәхәббәт, бәхет һәм шатлык теләп, йөрәк формасында шәм белән фоторамка бүләк итте. Әлеге фоторамкада Артем белән Лилия үзләренең беренче гаилә фотоларын куячак.


15
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен булган Лаеш реабилитация үзәгендә бөек татар шагыйренең тууына 110 ел уңаеннан “шагыйрь-батыр Муса Җәлилнең тормыш көндәлегеннән өзекләр” исеме астында чара узды. Балалар шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында чыгышлар тыңладылар, татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр, викторина сорауларына җавап бирделәр, нәни Муса уйнаган балалар уеннарында катнаштылар, татар композиторларының әсәрләрен тыңладылар.

 

  Лаеш районындагы Габишево бистәсендә Изге Вәли көнендә каток ачылды. Шунысын да әйтергә кирәк, авыл халкы өчен мөһим булган вакыйга илкүләм “Россия чаңгы юллары-2016” эстафетасына туры килде. Габишевоның мәдәни-спорт үзәге янында хоккей тармасы гына түгел, тимераяк ярышы спорты белән шөгыльләнү өчен мәйданчык та эшли башлады.


12
февраль, 2016 ел
җомга

Лаешта Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Марат Гафаров җитәкчелегендә “Хезмәт куркынычсызлыгында Координация советларының роле һәм муниципаль берәмлекләрдә хезмәт шартларына махсус тикшерү уздыруда идарәчелек карарлары куллану” темасына семинар узды. Чарада Лаеш, Чистай, Балык Бистәсе, Питрәч һәм Алексеевск районнарыннан вәкилләр катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International