2015 елның декабрендә Татарстанда ата-ана карамагыннан калган балалар йортында һәм интернат-мәктәпләрдә тәрбияләнүчеләр өчен “Син безнең белән” дип исемләнгән хәйрия акциясе башланып китте. Әлеге чара Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы белән “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” оешмасы ярдәмендә Казан һәм Чаллыдагы “Уңыш галәме” инициатив төркеме тарафыннан уздырыла.
Ой, что -то мы засиделись братцы, не пора ли нам разгуляться....» - шушы сүзләр белән «Русская рать» дигән җыр башланып китә. Олы Кабан авыл клубының “Веселые ребята” ансамбле 23 февральдә Яшел Үзәнгә барып, “Кышкы эстрада – 2016” исеме астындагы патриотик җырлар III республикакүләм конкурсында катнаштылар һәм “Без сугышта булганда” җырын башкарып, II дәрәҗәдәге лауреат булдылар. Шулкадәр матур җырладылар ки, башкару таланты өчен хәтта жюри әгъзалары аларны 3 майда Яшел Үзәндә узачак зур чарада катнашырга чакырдылар.
Семинарның теория өлешеннән соң барысы да чаңгыга басты. Ветеринар хезмәтенең республика семинары бу юлы гадәти булмаган форматта үтте – ул Лаеш районы базасында оештырылды. Семинарда катнашучыларны район башлыгы Михаил Афанасьев белән Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сәләмләде.
Юрий Михайлович Депутатов 1949 елда Лаеш районының Мансур авылында туган. Рәссам кечкенә вакыттан ук рәсем ясау белән мавыга. Аның картиналары Австралия, АКШ, Канада, Германиядәге шәси коллекцияләрдә саклана.
Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәптә марш җырлары конкурсы узды
20 февральдә Каипы авылы клубында “РомРам” төркеме катнашында Ватанны саклаучылар көненә багышланган концерт узды.
Библиотека челтәре белгечләре быел беренче мәртәбә семинар-киңәшмәгә җыелдылар. Анда алар библиотекалар эшчәнлегенең приоритетлы юнәлешләрен ачыкладылар. Россия Президенты тарафыннан 2016 ел Россия киносы елы дип игълан ителде. Әлеге карар, былтыргы Әдәбият елы белән бергәлектә, җәмгыятьтә әдәбият ролен үстерү һәм тарату буенча максатчан дәүләт сәяәсетенең дәвамы булып тора
18 февраль көнне Атабай авылы клубында чәй табыны артында 80 яшьлек Хезмәт ветераны – Ибраһимов Гыйльфан Хөснетдиновичны тәбрикләү чарасы узды. Гыйльфан Хөснетдинович Атабай урта мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән. Ул үсеп килүче буенны тәрбияләү һәм укытуга үзеннән зур өлеш кертте. Бүген ул актив рәвештә мәчеткә йөри.
Узган чаңгы ярышы турында шигырь юлларыннан башка сөйләшеп тә булмас кебек, чөнки көне искиткеч матур иде.
Пенсия законнарындагы үзгәрешләргә ярашлы төстә, 2016 елдан хезмәт эшчәнлеген тәмамлаган пенсионерларның гына барлык төр иминият пенсияләре күтәрелә (индексацияләнә).