Агымдагы елның 11 апреленнән ана (гаилә) капиталы акчаларыннан файдалану кагыйдәләренә кертелгән үзгәрешләр (Хезмәт министрлыгының 2021 елның 26 февралендә кабул ителгән 93 санлы приказы) сертификат акчасын тулысынча яисә өлешчә булачак пенсиясенең тупланма өлешен формалаштыруга җибәреп, соңрак башка максатларда файдалану өчен кире алучыларга кагыла. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Россельхозбанкның «фермер мәктәбе» ндә катнашучылар Лаеш районының берьюлы ике алдынгы авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар. Бу-сыер ите җитештерүче «Зарипов Гафур Борһан улы» крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм үрдәк итеннән һәм аттан продукция җитештерү белән шөгыльләнүче «Каусар» авыл хуҗалыгы (сәүдә) кулланучылар кооперативы.
Бүген традицион киңәшмә кысаларында берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков су басу зонасында урнашкан территорияләрне тикшереп торуны көчәйтергә кушты. "Синоптиклар фаразларына караганда, җылыну көтелә, язгы ташкынның яңа дулкынына әзер булырга кирәк", - дип билгеләп үтте ул.
Бүген, 2021 елның 12 апрелендә, дөньяда беренче космик очыш Юрий Алексеевич Гагаринның тууына 60 ел тула. Беренче космонавтның очышы дөнья тетрәндерде узган гасырның иң якты һәм тәэсирләндергеч вакыйгаларының берсе булды, ул космос киңлеген үзләштерүдән шатлык хисендә, укырга, фәнне, техниканы үстерергә, яңа казанышларга омтылырга мөмкинлек бирде. Әлеге истәлекле вакыйгага багышланган китап күргәзмәсе багышланган.
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, РФ Хөкүмәтенең 13.03.20021 ел, № 362 карары нигезендә 2021 елда эшсез гражданнарны эшкә урнаштырганда юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә дәүләт ярдәме каралган. Эш бирүченең эшчеләргә хезмәт хакын түләүгә чыгымнарын өлешчә компенсацияләү рәвешендә субсидия Россия Федерациясе Социаль иминият фонды тарафыннан бирелә.
Бүген Лаеш районының район мәдәният йортында «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - тарихта эзлебез» шәҗәрә фестиваленең зона этабы узды.
Татарстанда «фермер мәктәбе» ндә гамәли дәресләр кош ите җитештерүне өйрәнү белән башланып китте. Хәзер беренче төркем укучылары Яшел Үзән районыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчесе Кадрия Лотфуллинадан тәҗрибә алалар.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре "Сугышның хатын – кыз йөзе түгел " дигән социаль-гуманитар проектта катнашуга кушылдылар. Лаеш шәһәренең 2 нче урта мәктәбенең 4 «б» сыйныф укучылары өчен яшь партизанка Зоя Космодемьянская истәлегенә багышланган Батырлык дәресе үткәрелде.
2021 елның 16 апреленнән Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 4 Лаеш районы территориясендә территориаль-аерымланган бүлек эшли башлый, ул түбәндәге адрес буенча урнашкан: Лаеш ш., Ленин ур., 56 б. салым түләүчеләргә салым администрацияләү һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү, элеккечә үк, Татарстан Республикасы буенча № 4 Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча № 4 районара инспекциясе (Казан ш., Гарифҗанов ур., 2 йорт) тарафыннан тулысынча гамәлгә ашырылачак. Инспекциянең операцион залында салым түләүчеләрне кабул итү дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 9:00дән 18:00гә кадәр, җомга көнне 9:00дән 16:45кә кадәр бара.
1 апрельдән дәүләт пенсион тәэмин ителешендәге, шул исәптән социаль пенсияләр 3,4% ка арттырыла , бу 2020 елда пенсионерларның яшәү минимумы үсеше темпы белән тәңгәл килә.