Лаешта «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан»М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзүдә ярдәм күрсәтү һәм алып бару буенча эш төркеменең чираттагы очрашуы булды. Лаеш районы Башлыгы Илдус Зарипов, җаваплы белгечләр, авыл җирлекләре башлыклары, Орловка авыл җирлеге халкы, республика эшче төркеме әгъзалары – Дмитрий Дементьев, Руслан Мадифуров, Марат Ногманов, «Автодор» ДК Казан филиалы әйдәүче белгече Рамил Вилданов, «Гипростроймост – Санкт-Петербург институты» АҖнең аерым бүлекчәсе җитәкчесе Виктор Алексеев, «Мостострой-11» АҖ генераль директоры урынбасары Валентин Багаев, «Мостострой-11» АҖ проекты җитәкчесе Артем Лупарев якындагы планнар турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта Лаеш районында М-12 трассасының дүртенче этабын төзүгә әзерлек эшләре бара. Ком һәм вак таш өю өчен мәйданчыклар куела, вакытлыча керү юллары төзелә, төзелеш мәйданчыклары төзекләндерелә, инженер-геологик эзләнүләр башкарыла.
SOTKA (100 көнлек воркаут) түләүсез белем бирү тренировка программасы проекты эшли башлады. Программа узу индивидуаль һәм мобиль кушымта урнаштырылган вакытта башлана.
Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы һәм Лаеш шәһәре халкы! Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты «соры» хезмәт базары» юнәлеше буенча закон бозу фактлары турында «хезмәт мөнәсәбәтләрен рәсмиләштермәү» һәм «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасының «хезмәт өчен түләүнең яшерен рәвешләре» бүлекләренә хәбәр итәргә мөмкин, дип искәртә.
Лаешта "Семрук" паркы территориясен төзекләндерү мәсьәләсе буенча иҗтимагый фикер алышулар булачак.
Халык белән очрашу 1 апрельдә 18.00 сәгатьтә Лаешның техникумында узачак
Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!
2 апрельдә Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге катнашында алимент түләттерү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак.
Алар берничә объектта булдылар һәм район Башлыгы Илдус Зарипов белән очраштылар. Депутатлар корпусын Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкләде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, ЛДПРның Татарстан төбәк бүлеге координаторы Владимир Сурчилов, аның урынбасарлары Марсель Габдрахманов катнашты.
"Россельхозбанк" АҖнең Татарстан филиалы директоры урынбасары Вәсилә Муллина Лаеш районы җитәкчеләре белән узган киңәшмәдә 2020 ел нәтиҗәләре турында хәбәр итте.
Илдус Зарипов предприятие җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Катнашучылар командаларын Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы Рәисе киңәшчесе Валерий Васильев һәм эшкуар Василий Ляшик сәламләде.
Лаеш районы гаиләләре Район мәдәният йортында үзләренең шәҗәрә агачларын, гаилә рецептлары буенча әзерләнгән аш-суларын, алар өчен кыйммәтле әйберләрне күрсәттеләр.