2021 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында 3,8 мең га мәйданда урманнарны торгызу эшләрен үткәрү планлаштырыла. Әйтик, урман культураларын утырту – 1,4 мең га, табигый урман торгызу чаралары – 2,3 мең га, катнаш урман торгызу – 4 гектарда һәм урман үрчетү чаралары 104 га мәйданда гамәлгә ашырылачак.
"Минем Татарстан" ел саен үткәрелә торган Википедиядә Татарстан Республикасының географиясенә, тарихына, мәдәниятенә һәм хәзерге заманына багышланган мәкаләләрне язу һәм эшләп бетерү буенча тематик конкурс-марафон 2021 елның 31 гыйнварына кадәр «татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия»ярдәмендә узачак.
Марафонда Татарстанның географиясенә, тарихына, мәдәниятенә һәм хәзергесенә кагылышлы барлык мәкаләләр катнаша.
"Хөрмәтле журналистлар, полиграфия предприятиеләре, нәшрият хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия матбугаты көне белән котлыйм!
"1 гыйнвардан Татарстан территориясендә аучылык ресурсларын исәпкә алу башланды. Ике ай дәвамында ул тотрыклы кар катламы булган Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча үткәреләчәк. Бу алга таба аларны рациональ куллану, табу лимитларын билгеләү, аучылык тыюларын саклау өчен хайваннарның санын билгеләү өчен кирәк", — дип сөйләде ТР биоресурслар буенча дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ринат Чиспияков.
2021 елның 13 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 37 918 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 547 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,87 % тәшкил итә.
2020 елның 31 декабреннән 10 гыйнварга кадәр бәйрәм көннәрендә Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 78 476 пассажирга хезмәт күрсәткән. Шул исәптән эчке (федераль) линияләрдә аэропорт хезмәтләреннән 68 591 пассажир файдаланган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,27%ка күбрәк. Иң популяр юнәлешләр Мәскәү (34 631 кеше), Санкт-Петербург (10 390), Сочи (8 329), Краснодар (2 507) һәм Симферополь (1 858) булды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүе буенча, «Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2020 елның 29 декабрендәге 473-ФЗ номерлы Федераль закон 2021 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 12 792 сум күләмендә билгели.
Россия мәгариф министры Сергей Кравцов 1 миллион 200 мең яңа урынга 1910 мәктәп төзелеше буенча дүрт еллык проект старт алуы турында хәбәр итте. Бу хакта ул Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2020 елның 20-31 декабрендә узды.
Республика кан үзәге базасында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, РКҮнең баш табибы Рамил Тураев катнашында-COVID - 19 авыруларыннан кан плазмасын тапшыру буенча проектны алга таба гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча пресс-конференция узды.