ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2019 ел
шимбә

Матюшино авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Анда район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров катнашты. Матюшино авыл җирлеге Советының 2018 елдагы эшчәнлеге турында җирлек башлыгы Надия Миңнуллина сөйләде. Илнар Хантимеров эшкә бәя бирде. Ул шулай ук җирлек кешеләренә бүләкләр тапшырды.

 


18
гыйнвар, 2019 ел
җомга

2019 елның 29 гыйнварында ТР Гостехнадзорның Лаеш районы бүлегендә гражданнарны күчмә кабул итү була. Кабул итү вакыты – 9 дан 12 сәгатькә кадәр.

Кабул итүне Татарстан Республикасы Гостехнадзор идарәсе начальнигы - Татарстан Республикасы Гостехнадзорының баш дәүләт инженер-инспекторы Зыятдинов Радик Рәгыйп улы үткәрә.

Белешмшләр өчен телефон: 8(84378)-2-81-62, 8(843)-221-77-85.

Гражданнар кабул итү түбәндәге адрес буенча башкарылачак: Лаеш шәһәре, М.Горький урамы, 8 йорт.


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Чирпы һәм Кече Елга авыл җирлекләренең отчет сессияләре булды. Алар эшендә район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Утырыш алдыннан ул авыл кешеләре продукциясе күргәзмәсе экспозициясе белән танышты.

 

Сезгә 2019 елның 22 гыйнварында 10 сәгатьтә район башкарма комитеты бинасында, Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча ТР баш дәүләт хезмәт инспекторы – җитәкче урынбасары Артём Ларюхинның хезмәт законнары үтәлеше мәсьәләләре буенча гражданнар кабул итәчәген хәбәр итәбез.

Урта Девятово авыл җирлегенең отчет сессиясе булды. Аның эшендә Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Халык белән очрашу алдыннан ул АМЙ фойесында оештырылган авыл хезмәтчәннәре продукциясе күргәзмәсе белән танышты.

 


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

15 гыйнварда Лаеш шәһәре мәдәният йортында Казан шәһәре изге Варвара храмының “Варвара” хоры концерты булды. Чарада Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан, хатыны белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР исәп палатасы рәисе Алексей Демидов катнашты.

 

2019 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 7,05% ка индексацияләнде, бу 2018 ел өчен фаразланган инфляция күрсәткеченнән югарырак.

   Индексациядән соң билгеләнгән түләү күләме аена 5334,2 сум тәшкил иткән, пенсия баллының бәясе 87,24 сумга кадәр арткан.

 


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Үзәк китапханәдә “Подруги” клубы әгъзалары өчен «Свет Рождественской звезды» кич утырышы оештырдылар. Зур тату гаилә җыелган кебек тәэсир калды: клубның бар әгъзалары гадәти булмаган костюмнардан, күп кенә төрле сыйлар пешереп алып килгәннәр.

Район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә бу елда беренче “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды. Башта ул районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатовны 80 яшьлек юбилее белән котлады, аннан соң яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Мәсәлән, район мәдәният йорты директоры итеп Айгөл Курченкова билгеләнде, Илнур Шәйхразиев «Волжская» агрофирмасы директоры булды, “Мираторг” I агросәнәгать холдингының өчен мәйданчык идарәчесе итеп Алмаз Газимов куелды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International