ЯҢАЛЫКЛАР


21
декабрь, 2018 ел
җомга

20 декабрьдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионаты булды.

Анда алты команда катнашты: Алексеевск районыннан «Пилигрим»; Казаннан «Молодой состав», Буадан «Хлеб», Яр Чаллыдан «Ингеборга Дапкунайте», Байлар Сбасыннан «Сборная Сабинского аграрного колледжа» һәм Әлмәттән «Сборная ТИСБИ».

 


20
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча 2018 елда 135 никах теркәлгән.

17 яшьлек кәләш иң яше булып чыккан, ә кияүгә 19 яшь. Иң өлкән кәләшкә исә 70 яшь, аның парына – 65. 101 пар аерылган.

 

25 декабрьдә 15:00дә Атабай авылы мәдәният йортын тантаналы ачу була. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда клубта капиталь ремонт булды, шуннан соң 1984 елда төзелгән бина тулысынча үзгәрде. Мәдәният йортында 200 кешелек урын бар.  

 


19
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Имәнкискәдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гәрәева Зәйнәп Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов һәм район ветераннар Советы рәтсе Рашат Булатов килде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырылды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләделәр.

 

Мираторг компаниясенә (Кече Елга авылы) таләп ителә:  каравылчылар (өч тәүлек аша бер тәүлек, хезмәт хакы 18,0 мең сум, таныклык булу кирәк), С, Е категорияле машина йөртүчеләр (Ике аша ике, хезмәт хакы 35,0 мең сумнан, йөртүче картасы булу кирәк), оператор-терлекче (биш аша ике, хезмәт хакы 22,0 мең сум, трактор белән идарә итәргә хокук). Эшкә кабул ителү өчен анкета тутырыга кирәк, бланклары мәшгульлек үзәгендә түбәндәге адрес буенча: Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт.


18
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре башлыкларына яңа эш машиналары ачкычлары тапшырды. Район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчелегендәге Лаеш районы делегациясе әлеге чарада катнашты.

 

Лаеш шәһәренең “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә informresurs.tatar.ru сайтын түкъдир итү булды, ул күп балалы әни – Алена Лисичкина инициативасы буенча ачылган.

Монда җыелган оешма һәм учреждение вәкилләре, шулай ук Лаеш шәһәренең күп балалы әниләре кирәкле мәгълүмат алу проблемалары турында фикер алыштылар, шул исәптән инвалид балаларның ялын һәм аралашуын оештыру буенча да.    

 

Кадерле дуслар!

20 декабрьдә  Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионатының СУПЕРФИНАЛы була.

 

Татарстанда ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы үткәрә торган «IT-чемпион»-2018 республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында – Лаеш районы укучылары да бар, алар конкурсның беренче этабында 1, 2, 3 урыннар алганнар: Лилия Абдуллина (Хәерби), Камилә Шаһитова (Пәрәү) һәм Айнур Хәсәнов (Пәрәү). Аларга смартфоннар тапшырылды. Җиңү белән котлыйбыз!

 

14 декабрьдә Казанда Татарстанда “Бердәм Россия” депутат берләшмәләре республика координацияләү советының гомуми җыелышы булды.  

Утырыш кысаларында “Бердәм Россия”нең Татарстан төбәк бүлегенең муниципаль берләшмәләрнең вәкиллекле органнарында депутат фракцияләре эшен иң яхшы оештыруга I республика конкурсына йомгак ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International