ЯҢАЛЫКЛАР


23
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеш районы делегациясе Самара өлкәсе Мирный поселогындагы шефлыкка алынган #34244  76 хәрби частенда булды. Монда бу язда чакырылган 13 лаешлы егет тантаналы төстә хәрби ант кабул итте. Тантанага солдатларның әти-әниләре һәм туганнары килде, егетләр хезмәткә җибәрелгәннән соң беренче тапкыр якыннарын күрделәр.

Лаеш районына эш визиты белән Ташкент өлкәсе авыл һәм су хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ботир Алимбеков җитәкчелегендә Үзбәкстан делегациясе килде. Аларны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов озатып йөрде.


20
июль, 2018 ел
җомга

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Лаешта яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашкан Камалетдинов Абдулгалим Ибраһим улы янына барды. Ул аңа «За доблестный труд» медале һәм бүләкләр тапшырды. Район башлыгы белән бергә ветеран янына Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, хәрби комиссар Александр Афанасьев, районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, районның ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов та килде.


19
июль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Лаеш шәһәре яр буенда гадәттәге VI “Кама диңгезе – 2018” җилкәнле регата ябылу тантанасы булды. Җиңүчеләрне һәм турнир призерларын район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, ТРның җилкәнле спорт федерациясе идарәсе рәисе Вадим Трофимов һәм башкалар бүләкләде.

 

2018 елның 1 июнендә «Об адресной социальной поддержке населения в Республике Татарстан» турындагы Татарстан Республикасы Законына кертелгән үзгәрешләргә ярашлы төстә, җитмеш яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче эшләмәүче торак бина ияләренә, шулай ук пенсия яшендәге (ир-атлар – 60 яшь, хатын-кызлар – 55 яшь) эшләмәүче гражданнардан гына торган гаилә составында яшәүче җитмеш яшькә җиткән һәм өлкәнрәк яшьтәге торак бина ияләренә күпквартирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонтка взносларны түләү өчен чыгымнарга компенсация бирелә.

 

Татарстан Россиянең 85 төбәге арасында электрон больничныйлар бирү  буенча 4 урынны алып тора. Республикада барлыгы 90 меңнән артык бит бирелгән. ТР буенча лидер – Лаешның үзәк район хастаханәсе. 2018 елның беренче ярты еллыгы йомгаклары буенча монда 5330 больничный биргәннәр, аларның 3455е электрон битләр. Бу бирелгәннәрнең гомуми санының 65 %ын тәшкил итә. Төрле сәбәпләр белән электрон больничныйларның 7,8 %ы – 272 бит аннулировать ителгән. Ә 1955 ЭЛН инде түләнгән, бу 60 % тәшкил итә.

 


17
июль, 2018 ел
сишәмбе

Атабай авылында мәдәният йортына капиталЬремонт ясау буенча төп эш тәмамланган, территорияне төзекләндерү һәм вак-төяк эчке бизәү эшләре бара. Клуб 1984 елда төзелгән, аның  мәйданы 1400 кв.м. тәшкил итә.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

15 июльдә Лаеш шәһәренең яр буенда җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе - 2018” VI Бөтенроссия ярышларын ачу тантанасы узды. Анда җилкәнле спортның Бөтенроссия федерациясе президенты Владимир Силкин, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры – ТРның җилкәнле спорт Федерациясенең попечительләр советы рәисе Альберт Кәримов, ТРның яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, милли җилкәнле Лиганың гендиректоры Игорь Игнатов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты. Шунда ук яр буенда, спорт бәйрәме белән бергә, балык ашы фестивале дә узды. Җилкәнле регата ачылыр алдыннан кунаклар балык рәтләре буйлап үттеләр, чарада катнашучылар белән аралаштылар һәм балык ашыннан авыз иттеләр.


15
июль, 2018 ел
якшәмбе

Лаеш шәһәренең Державин мәйданында «Державин укулары» Бөтенроссия шигърият фестивале булды, анда шигърият һәм әдәбият сөюче йөзләгән кеше җыелды. Алар арасында укытучылар һәм укучылар, пенсионерлар һәм балалар, районыбызда яшәүчеләр һәм Казаннан кунаклар бар иде. Шигърият бәйрәменә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстанның мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР юстиция министрының беренче урынбасары Айнур Газинуров килде. Анда Татарстанның һәм Россиянең башка шәһәрләреннән дә шагыйрьләр һәм язучылар катнашты. Фестиваль бөек якташыбыз һәйкәленә веноклар салу белән башланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International