ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Казан шәһәрендә Каенлыкта (Березовая роща) татар халык бәйрәме Сабантуй булды.


22
июнь, 2018 ел
җомга

2018 елның 22 июнендә Лаешның 2 мәктәбе җәйге лагереның башлангыч сыйныфлар укучылары Сугышчан Дан музеенда булдылар. Музей хезмәткәрләре балалар өчен истәлекле экскурсия үткәрделәр. Укучылар сугыш башланган вакыт һәм якташларыбыз - Лаеш районы геройлары турында сөйләгәнне бик зур игътибар белән тыңладылар. Шулай ук бабалары – Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән горурланып, үз гаиләләре тарихлары белән бүлештеләр.

Бүген Лаеш шәһәренең Җиңү паркында Хәтер һәм матәм көненә багышланган тантаналы митинг булды, анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, сугышта катнашканнарның тол хатыннары һәм шәһәр кешеләре җыелды. Сугышчылар һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре белән район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев, хәрби комиссар Александр Афанасьев, сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатов, Социалистик Хезмәт Герое Фидүс Әсхәдуллин чыгыш ясадылар. Бер минут тынлыктан соң алар Мәңгелек утка веноклар салдылар. Аннан соң район оешмалары вәкилләре, ЭЭМ бүлеге хезмәткәрләре, Лаеш шәһәре кешеләре чәчәкләр китерде.

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үзләре хезмәт күрсәтүчеләр белән эштә инновацион технологияләр куллануны дәвам итәләр.

Шул ук вакытта клиентка шундый шөгыль, чара сайлый һәм тәкъдим итә белү мөһим: ул үзенең авырулары һәм кичерешләрен онытып тора алсын. Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар өчен шундый шөгыльләрнең берсе – ул гарденотерапия.

Бүген Олы Кабан авылында Лаеш районы прокуроры Дмитрий Белянин, ЭЭМ бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов һәм тикшерү комитеты тикшерү идарәсенең районара тикшерү бүлеге начальнигы Рамил Могыйнов гражданнар кабул итте.


19
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Казанда эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча “Әни – эшмәкәр” федераль белем бирү проекты үтәчәк. Декрет ялындагы хатын-кызлар, балигъ булмаган балалар аналары, шулай ук мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хатын-кызлар бизнес нигезенә бушлай укый алачаклар. Дәресләр Татарстан башкаласында 2018 елның 9 июленнән 13енә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28 йорт (Эшмәкәрләр йорты).


18
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасының күчмә кабул итүе эше планына ярашлы төстә, 2018 елның 20 июнендә 8 дән 9 сәгатькә кадәр Казан районара табигатьне саклау прокуроры Хәбировым А.А. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигать байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча халык кабул итү үткәрә.

Кабул итүгә прокуратураның 8 (843) 590-66-36 яки 8 (843) 2-57-27 телефоны аша алдан язылырга мөмкин.

16 июньдә Лаеш шәһәренең Ак тауларында татар милли бәйрәме Сабантуй булды. Район халкына сәламләү сүзе белән район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТРның бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачина мөрәҗәгать итте. “Татар милли бәйрәме Сабантуй Россия халкының берләшүенә һәм хөрмәтле мөнәсәбәттә булуларына ярдәм итә. Бу безнең бердәмлекне, дуслыкны безне уртак тарих, мәдәният, гореф-гадәтләр һәм йолалар бәйли торган нык элемтәләрне күрсәтү өчен тагын бер сәбәп”, - диде Михаил Афанасьев. Ул шулай ук район хуҗалыкларының чәчү кампаниясен уңышлы башкарып чыгуын һәм яхшы уңыш көтелүен билгеләде. Гүзәл Удачина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй белән котлавын укыды. Аннан соң уңган авыл хезмәтчәннәрен һәм чәчү батырларын бүләкләү булды.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


13
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

Киров өлкәсе Яранск шәһәрендә барлык стильле каратэ буенча ачык чемпионат үтте. Анда Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт үзәгендә шөгыльләнүче Ижбулатов Даниил өченче урын алды (тренеры Тимур Сабитов). Афәрин, котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International