ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2018 ел
җомга

29 июньдә семинарда катнашучылар, Татарстан Республикасы буенча опека һәм попечительлек өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда кунакта булдылар.

Кадерле дуслар! Сезне 30 июнь көнне бергәләп Яшьләр көнен билгеләп үтү өчен Лаеш шәһәренең “Кама диңгезе” пляжына чакырабыз.


28
июнь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 29 июнендә 8 дән 14 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Лаеш җирле бүлеге кабул итүендә – Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча халыкка бушлай юридик ярдәм күрсәтү көне булачак.

Лаеш районы чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бәйрәм чарасын үткәрү чорында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан 28 июньдә 9 дан 22 сәгатькә кадәр Яр буе урамында (Ленин урамыннан Крупская, Габишев, Лебедева урамнары буйлап) автотранспорт хәрәкәте чикләнә.

Бүген Лаеш районы Олы Кабан авыл җирлеге территориясендә урнашкан Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының тәҗрибә басуларында “Татарстанда кыр көннәре-2018” агротехник күргәзмәсе ачылды. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

РФ милли гвардиясе гаскәрләренең федераль хезмәте директоры – милли гвардия гаскәрләренең баш командующие @rosgvard_official армия генералы Виктор Золотов боерыгы белән Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренә йөкләнгән бурычларны үтәргә һәм вәкаләтләрне башкарырга ярдәм итүе өчен Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев Росгвардиянең «За содействие» медале белән бүләкләнде. Бүләкне бүген РФ милли гвардиясе гаскәрләренең Идел буе округы командующие генерал-полковник Александр Порядин тапшырды. Медаль тапшыру тантанасында Росгвардиянең Татарстан Республикасы идарәсе начальнигы Рөстәм Гомәров та катнашты.


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

Исегезгә төшерәбез, Орел авылы полигонында янгын чыгу турында хәбәр 23 июньдә булды, шунда ук гадәттән тыш хәл урынына махсус техника һәм янгын сүндерүчеләр җәлеп ителде, анда штаб оештырылды, аның белән шәхсән район башлыгы Михаил Афанасьев РФ МЧС ГУның ТР буенча янгын сүндерүне оештыру һәм авария-коткару эшләрен үткәрү идарәсе начальнигы, эчке хезмәт полковнигы Константин Чанышев белән бергә җитәкчелек итте.

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә Лаеш район Советының XXII сессиясенең дәвамы үтте.

Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды. Анда район прокуроры Дмитрий Белянин, хокук саклау органнары җитәкчеләре, дин әһелләре һәм тормыш тәэмин итүнең төрле хезмәтләре вәкилләре катнашты.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Мәскәүнең төп өлкә татар милли бәйрәме Сабантуйның абсолют батыры булып Мәскәүдән Илдар Билалетдинов калды. Бүген Мәскәү өлкәсе Сергиев Посад шәһәренең «Скитские пруды» паркында Сабантуй үтте. Татарстан Республикасын анда Лаеш районы тәкъдим итте. Бәйрәмдә ТР Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Мәскәү өлкәсе Сергиев-Посад районы башлыгы урынбасары Дмитрий Акулов, Россия Федерациясендә Татарстан Республикасының вәкаләтле вәкиле урынбасары Илдар Мөхәммәтьяров, “Мәскәү өлкәсенең төбәк татар милли-мәдәни автономиясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Фәрит Мөхтәсәров, Щелково шәһәре башлыгы Рушан Мәхмүтов катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International