Тантаналы тапшыру Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды. Монда "Моя малая Родина” конкурсы йомгаклары буенча фотокүргәзмә ачылды. Конкурсны “БЕРДӘМ РОССИЯ” партиясе яклыларның Татарстан координацияләү Советы Рус география җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге белән бергәләп оештырган. Анда Татарстан Республикасыннан барлыгы 500 катнашучы белән беррәттән Никита Буров та катнашкан һәм I дәрәҗә диплом белән истәлекле бүләк алды. Никитаны җиңүе белән котлыйбыз!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев эш визиты белән Франкфурт-на-Майнега (Германия) барды. Ул ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек иткән Татарстан делегациясе составында иде. Район башлыгы белән бергә Германиягә «Иннопарк-Рождествено» Ришат Вәлиев тә барды.
Лаеш районына Новосибирск өлкәсенең законнар чыгару җыены дерутатлары, эшлекле берләшмә вәкилләре һәм Новосибирск шәһәре белән Новосибирск өлкәсенең төзелеш комплексы оешмалары җитәкчеләре килде. Делегацияне «Первый строительный фонд» ЯАҖнең генераль директоры Майис Мамедов һәм Нововсибирск өлкәсенең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Алексей Колмаков җитәкләде. Визит тәҗрибә уртаклашу кысаларында оештырылган. Аларны Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев озатып йөрде.
Никольский авылына Казаннан туристлар килде. Кунаклар «Каравон» ансамбле белән таныштылар, “Каравон йөрергә” өйрәнделәр, шулай ук ансамбльнең 30 еллык юбилее уңаеннан төзелгән “Рус утары”нда булдылар.
Россиядә Пушкин көнендә Орел авылы китапханәсендә «Сказочная поляна Лукоморья» дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара башында китапханәче Садриева Фәридә Вәлиуллаевна балаларны бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның тормышы һәм иҗаты белән таныштырды. Аннан соң балалар «Сказочная поляна Лукоморья» әкияти викторинасында актив катнаштылар, монда алтын балык белән карт һәм карчыкны очратырга, викторина сорауларына җавап бирергә, А.С.Пушкин әкиятләрен искә төшереп табышмаклар һәм ребуслар чишәргә була иде. Балалар бик теләп Пушкинның «Руслан и Людмила», «Сказка о царе Салтане», «Сказка о попе и о работнике его Балде» әкиятләреннән өзекләр укыдылар. Алар китапханәдә вакытларын үзләре өчен файдалы һәм күңелле итеп үткәрделәр. Анда «Сказочный мир Пушкина» китап киштәсе ясалган иде.
Власть пушкинских стихов - на все века
Власть доброты, высоких дум горенье.
Подчас одна лишь краткая строка
Дарует силу нам и вдохновенье.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы боерыгы белән расланган “Татарстан Республикасында 2017-2020 елларга авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперацияләрен үстерү” ведомство максатчан программасы буенча грантлар бирү өчен гаризаларны конкурслы сайлап алуга йомгак ясалды.
Җәй җитте һәм Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең хезмәт алучыларына карата климатотерапия – табигатьтә дәвалауны куллану өчен иң яхшы вакыт. Су янында яки парк зонасында саф һавада йөрү сәламәтлек торышына бигрәк тә яхшы тәэсир ясый. Бу саф һава сулау, табигать белән хозурлану һәм безнең авыл паркына бару шансы. Мондый йөреп кайтулар инструктор булуны, махсус җиһазлар, финанс чыгымнарын таләп итми торган иң җиңел “тренировка”.
Бүген Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев авыл җирлекләрен карап чыкты. Аны район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов, “ТР Лаеш районы капиталь төзелеш идарәсе” МУП директоры Иван Шитов, Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаев, ҮРХ баш табибы Елена Коробова һәм район авыл җирлекләре башлыклары озатып йөрде. Михаил Афанасьев Лаешның сукыр һәм күз күреме начар булган балалар өчен интернат мәктәпкә капиталь ремонт ясау барышы белән танышты, аннан соң Егорьево авылына килде. Анда авылга килү юлы төзелә. Район башлыгы подряд оешмасы җитәкчесе белән аралашты һәм кирәкле күрсәтмәләр бирде.
Бүген Александровка авылында яшәүче Суханова Елена Филимоновна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова килде. Ул юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырды, Елена Филимоновнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, барысының да яхшы булуын теләде.