ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Бүген район Советының зур залында айон башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе булды. Чара башланганчы ул «Каравон» XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестивален әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан җитәкчеләрне һәм хакимият органнары һәм тормыш тәэмин итү хезмәтләре хезмәткәрләрен бүләкләде. Шулай ук Михаил Фадеев Пенсия фонды бүлеге начальнигы Ирина Алешинаны һәм Лаеш шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Тимербаевны туган көннәре белән котлады.

31 майдан 2 июньгә кадәр Казан шәһәренең «Акчарлак» бассейнында

Балаларны яклу көнендә Лаеш районының Атабай авылында кайтбординг буенча Россия кубогының “Татар дулкыны – 2018” дигән икенче этабын ачу булды.


1
июнь, 2018 ел
җомга

Бүген балаларны яклау көне уңаеннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтү алучы булган балалар һәм ата-аналар өчен социаль-анимацион чара үткәрделәр.


29
май, 2018 ел
сишәмбе

Сөт кеше өчен иң төп ризыкларның берсе булып тора. Ул гына да түгел, диетик, балалар ризыгы да әле ул: хәтта сабыйларга да аннан ботка пешерәләр, башка ризыклар әзерлиләр. Шуны истә тотып, шулай ук республикабызда соңгы вакытта сөт базарында булып узган үзгәрешләрдән (Татарстан Республикасы сөт комбинатлары үзгәртеп оештырылды, куллану базарында яңа сөт производстволары барлыкка килде) чыгып, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы Казанда яшәүчеләр арасында “Сөт кулланучылар” дигән темага анкета чарасы үткәрде.

Сорау: ательега заказ биреп, күлмәк тектердем. Ике тапкыр киеп карарга барсам да, күлмәкне киеп булмаслык дәрәҗәдә бик тар итеп теккәннәр булып чыкты. Бу очракта мин нәрсә эшли алам?


23
май, 2018 ел
чәршәмбе

Рождествено мәктәбе базасында башлангыч сыйныфлар укучылары арасында (4 сыйныф) “Ел укучысы-2018” район конкурсы тәмамланды. Конкурс 2 этапта үткәрелде. Аның беренчесендә районның гомуми белем бирү мәктәпләреннән 15 укучы катнашты. Икенче этапка иң көчле 5 укучы сайлап алынды: Столбище мәктәбе - Дана Трошина, 1 нче гимназия - Булат Вәлиуллин, Олы Кабан мәктәбе - Богдан Дмитриев, Кече Елга мәктәбе - Зарина Кашапова и Лаешның  3 мәктәбе - Миләүшә Шәмсетдинова. Конкурс нәтиҗәләре буенча, Столбище мәктәбеннән Дана Трошина абсолют җиңүче булды. Барлык катнашучылар грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде.  


21
май, 2018 ел
дүшәмбе

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында “Каравон” XXVI Бөтенроссия рус фольклоры фестиваленә багышланган матбугат конференциясе булды. Республика ММЧ журналистларына бәйрәм турында Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов һәм "Республиканский центр развития традиционной культуры" ДБУ җитәкчесе Фәнзилә Завгарова сөйләделәр. Фестиваль 26 майдаТР Лаеш районы Никольский авылында булачак. Бүгенге көндә анда катнашуларын Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстан Республикасының 40 районыннан һәм Яр Чаллы белән Казан шәһәрләреннән 150дән артык коллективы раслады, барлыгы 1800 дән артык катнашучы. Осталар шәһәрендә декоратив-гамәли сәнгатьнең 310 остасы катнашачак.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


14
май, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенә 2018 елнын 1 кварталында 186 762 (222 517 – 2017 елнын 1 кварталында) гариза бирелгән, шуларның 17 686 (23 631 – 2017 елнын 1 кварталында) кадастр исәпкә алу очен, 158 838 (167 056 – 2017 елнын 1 кварталында) хокукны дәүләт теркәве очен һәм 10 238 бердәм процедурасы буенча.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International