Сорау: Кызыма (6 яшьлек) балалар бакчасында чыгарылыш кичәсе өчен кибеттән җәйге аяк киеме алдык. Әмма өйгә кайткач, сандалийның бәйрәм өчен махсус тектерелгән бик тә купшы күлмәк төсенә туры килмәвен күреп аптырашта калдык. Кибеттә күлмәкнекенә охшашрак төстәгесе дә бар иде югыйсә, әмма без нигәдер зөбәрҗәт төстәгесен түгел, ә ачык яшелен сайлап алганбыз.
Бүген базарда саф һавада ял итү, кәеф-сафа кору өчен бик күп җиһаз-җайланмалар тәкъдим ителә. Сүтеп җыелмалы җыйнак кына “мич”ләрдән алып, тимердән чүкеп ясалган зур барбекю-комплексларга кадәр – ниндиләре генә юк! Мондый җайланмалар шактый ук кыйммәт. Әмма бәяле булулары файдалану өчен бик тә уңайлы булып чыгасын һәм хуҗасына озак хезмәт итәсен аңлатмый әле. Мангал сайлап алу – җиңел генә эш түгел. Без аның нинди материалдан эшләнгәнлеген, үлчәмнәрен, конструкциясен исәпкә алырга тиешбез. Мангалның материалы сәламәтлегебез өчен ни дәрәҗәдә куркынычсыз булуын, хезмәт итү срогын, бәясен һәм уңайлылыгын билгели.
2018нче елның 7нче мартында 41-ФЗ номерлы «Федераль законның 1нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында «Хезмәт хакы түләүнең минималь күләме» Федераль закон нигезендә 2018 елның 1нче май аеннан Россия Федерациясе территориясендә минималь хезмәт хакы күләме аена 11 163 сум тәшкил итәчәк.
Лаеш шәһәренең район мәдәният йортынд Лаешта “Мин хәтерләгә чакырам!” дигән хәрби-патриотик шигырьләр, җырлар һәм биюләр фестиваленең гала-концерты узды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Бурганова булды, ул фестивальне оештыручылар һәм катнашучыларга мөрәҗәгать итте: “Район мәдәният йортында әлеге искитмәле конкурсның гала-концертын уздыру матур традициягә әверелде. Катнашучыларның саны артуы да сөендерә. Быел конкурста барлык мәктәп һәм балалар бакчаларыннан 400 ләп кеше катнашты. Балалар белән хәрби-патриотик тәрбия буенча зур эш башкаруыгыз өчен зур рәхмәт”.
Сокуры авылы «Волжская» агрофирмасы базасында район башлыгы Михаил Афанасьев авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Бүген Лаеш шәһәрендә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Екатерина Сверчкова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе” үтте. Отчет чорда оператив хәл турында РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Илнар Җәләлов доклад ясады. Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Елена Коробова 2017 елда һәм 2018 елның беренче кварталында район халкын диспансерлаштыру үткәрү турында сөйләде.
Советлар Союзы Герое А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбенең «Патриоты» кадетлар отряды (6 «К» һәм 10 «К» сыйныфлары) совет халкының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүенең 73 еллыгына һәм князь Александр Невский сугышчыларының 1242 елда Чудское күлендә немец рыцарьларын Җиңү көненә багышланган «Смотр строя и песни.
Лаеш районына эш визиты белән Кострома өлкәсеннән делгация килде, аны өлкәнең халык иҗаты йорты директоры Людмила Тарабрина җитәкли. Делегация составына Кострома өлкәсе муниципаль берәмлекләре мәдәният идарәләренең 17 начальнигы кергән.
Лаеш шәһәренең 2нче мәктәбендә “Батырлык дәресе”. Аңа район башлыгы Михаил Афанасьев һәм хатыны Әлфия Солтановна белән Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов килде. Чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү кысаларында Җиңүнең якынлашып килүче 73 еллыгын бәйрәм итүгә багышланды.