Лаеш шәһәренең 1 гимназиясендә шундый исемндәге презентацияне карау һәм фикер алышу булды. Ул әлеге гимназиянең 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән ирекле “Язгы игелек атнасы – “Игелекле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында үткәрелде.
Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Урта Девятово авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәрләре Надежда Артемьева һәм Галина Матвеева үз карамакларындагылар белән хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Кунаклар җирле мәктәп укучылары булды, алар да үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
2018 елның төп вакыйгасы –Россия Федерауциясе Президентын сайлау алдыннан Орел авылы китапханәсе “Без сайларге өйрәнәбез” мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде.
Бүген Лаешта Россия МЧСының Татарстан Республикасы Баш идарәсенең янгынга каршы федераль хезмәт берләшмәләре арасында юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәләрен бетергән вакытта авария-коткару эшләре үткәрү буенча республика ярышларының финал этабы төгәлләнде.
Район башлыгы Михаил Афанасьев Лаеш шәһәре София соборының яңа башлыгы Никодим атакай белән очрашты. Ул Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан боерыгы белән билгеләнде. Яклар шәһәрдә һәм тулаем районда динне һәм православие динен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Михаил Афанасьев Никодим атакайга кешеләр өчен яхшы эшләрендә уңышлар теләде.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
18 мартта бар Татарстан буенча сайлау участокларында, шул исәптән Лаеш районында да, фотозоналар урнаштырачаклар. Теләге булганнар плакатлар фонында фотога төшә, фотоны #айданавыборы хештегы белән Instagram или VK социаль челтәрләренә куя һәм IPhone, Ipad, Apple Watch, смартфоннар, компьютер гаджетлары, видеокамералар, велосипедлар кебек бүләкләр һәм башка файдалы әйберләр ота алалар.
Ел саен, 14 мартта Халыкара елгалар көне билгеләп үтелә. Бүген, 13 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда “Лаешның 2нче мәктәбе” МБОУ укучылары өчен «Н2О – Реки Татарстана» күргәзмәсе буйлап экскурсия үткәрелде. Балаларга табигать байлыклары белән сакчыл файдалану чаралары турында сөйләделәр, Лаеш ягының тыюлыклы урыннары турында документаль фильм күрсәттеләр.
“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хөзмәткәре Хәсәнова Гөлсинә үз карамагындагылар белән эштә иннавацион техналогияләр кулланудан туктамый.
Бар җирдә сайлау алды чаралары бара, аларда без өйдән читтә була калсак, ничек тавыш бирә алуыбыз, Президент постына кемнәрнең үз кандидатураларын чыгаруын, аларның сайлау алды программаларын һәм башкалар турында мәгълүмат алабыз.
Кече Елга авыл мәдәният йортында премьера булды. Авылның халык театры тамашачы хөкеменә «Уч төбендә өч егет" спектаклен тәкъдим итте. Ул язучы Данил Салиховның шул исемдәге пьесасы буенча куелган. Премьераны карарга хатыны белән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР Язучылар берлеге рәисе, әсәр авторы Данил Салихов та килде. Шуны әйтергә кирәк, бу халык театрының репертуарында инде 34нче спектакль.