ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген, 6 мартта, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре “25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе” МБОУ укучыларына Бөек Ватан сугышы елларында Лаеш районы Геройларының батырлыгы һәм бүләкләре турында сөйләделәр. Балаларга солдатларның патриотик характердагы дулкынландыргыч фронт хатлары укылды. Алар Җиңүгә, киләчәккә ышаныч белән язылган.

“25 Октябрь исемендәге поселок мәктәбе” МБОУның кече яшьтәге мәктәп укучылары бүген искиткеч төрле, җавап табылмаган табигать дөньясына виртуаль сәяхәт ясадылар. Балалар экологлар ролендә чыгыш ясадылар, экологик табышмакларга җавап таптылар, табигать сакчылары кагыйдәләрен төзеделәр.

“Сәяхәт иткәндә” мәктәп укучылары искитәрлек нәрсәләрнең янәшәдә генә булуын, бары күрергә һәм ишетергә генә кирәклеген ишеттеләр һәм аңладылар.


6
март, 2018 ел
сишәмбе

«Бизнес-онлайн» Интернет-газетасы 2018 елда район башлыклары рейтингын бастырды. Анда Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев ТР муниципаль берәмлекләренең 45 җитәкчесе арасында 6 урынны алды.

«И полнятся любовью женщин души…» - Үзәк китапханәдә «Мастерица» клубы әгъзалары һәм шәһәребез кешеләре өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап яз бәйрәме уздырылды.

“Тарихи хәтер” проекты кысаларында Сугышчан Дан музеенда “Язмыш юлыннан” чарасы, “Кызыклы кеше белән очрашу” циклыннан Лаеш шәһәрендә яшәүче Рожков Геннадий Алексеевич белән очрашу булды.


5
март, 2018 ел
дүшәмбе

Лаеш районында эш визиты белән Казан һәм Татарстан митрополиты Феофан булып китте. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев каршы алды. Владыка Лаеш шәһәренең София соборында илаһи литургия үткәрде һәм мәхәллә кешеләре белән аралашты. Аннан соң ул Столбище авылында Гурий, Герман һәм Казан Варфоносие чтркәвендә гыйбадәткә җитәкчелек итте.

Район башлыгы Михаил Афанасьев Никольский авыл җирлегендә булды. Аның барышында ул җирле эшмәкәрләр белән очрашты.

Бүген Лаеш мәдәният йортында 2018 елның 18 мартында Россия Президенты сайлауларын оештыру һәм үткәрү буенча участок сайлау комиссияләре рәисләрен һәм әгъзаларын укыту булды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм ТР ҮСК секретаре Надежда Борисова катнашты.


3
март, 2018 ел
шимбә

2 мартта, республика Хәтер Маршының эзләү отрядлары Сугышчан Дан музееның һәм Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее кунаклары булдылар. Аның составына Лаеш муниципаль районының Рождествено авылы “Пламя” хәрби-патриотик клубы, Казан шәһәренең 139нчы гимназиясенең “Кар десанты” һәм “Звездный” отряды керә.


2
март, 2018 ел
җомга

Бүген район Советының зур залында сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медицина киңәшмәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International