Орел авылы китапханәсендә А.Н.Толстой тууга 135 ел тулу уңаеннан әдәби викторина үткәрелде. Чара барышында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар.
Бүген, 11 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән яшьтәге кешеләр белән Раштуа очрашуы булды.
Нармонка авылы китапханәсе Карадули китапханәсе белән берлектә «У зимы в святки свои порядки» фольклор сәгате үткәрде.
12 гыйнварда француз язучысы – әкиятче, шагыйрь һәм тәнкыйтьче Шарль Перро туганга 390 ел була. Без барыбыз да аның әкиятләрен кечкенәдән беләбез: "Кот в сапогах ", "Золушка", "Красная шапочка" һәм башкалар.
Шат күңелле Буратиноны һәм аның дуслары - җитез Арлекиноны, моңсу Пьеро һәм шәмәхә чәчле Мальвинаны кем генә белмидер. Аларны хәтта укый белмәгән кечкенә балалар да белә. Чөнки алар һәркем яраткан «Золотой ключик, или Приключения Буратино» әкияте геройлары.
Ташкирмән мәктәбенең 1 сыйныф укучылары кышкы каникул көннәрендә үзләренең сыйныф җитәкчеләре Корчагина Евгения Руслановна белән бергә “Кышын кошларны ашатыгыз” акциясе үткәрделәр. Балалар өйләрендә әти-әниләре белән бергә җимлекләр ясадылар, аларны алып килеп мәктәп территориясенә элделәр.
Сокуры авылы мәдәният йортында Сокуры авылы китапханәсе белән берлектә «Ждали дети целый год новогодний хоровод» дигән театральләштерелгән тамаша үткәрелде. Бәйрәмгә балалар янына Кикимора, Убырлы карчык, Кар кызы һәм Кыш Бабай килделәр. Алар белән балалар төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, табышмакларга җавап таптылар, шигырьләр сөйләделәр һәм чыршы янында әйлән-бәйлән уйнадылар. Кыш бабай балаларны татлы ризыклар һәм йомшак уенчыклар белән шатландырды.
Державино авылы мәдәният йортында Державино авылы китапханәсе белән берлектә балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «В царстве славного Мороза» әдәби-театральләштерелгән программа тәкъдим ителде.
68 яшендә ул «Истории, или сказки былых времен (сказки моей матушки Гусыни) с моральными поучениями» әкиятләр китабын бастыра. Шул китап аркасында дөнья Красная шапочка, Спящяя красавица, Кот в сапогах һәм башкалар белән таныша.
Бүген Лаеш шәһәренең үзәк чыршысы мәйданчыгында «Зимние забавы» мәдәни-күңел ачу һәм спорт чаралары булды. Программа киң колачлы иде – спорт аттракционнары, анда шәһәр кешеләре һәм кунаклары зур чаналарда шудылар, каршылыклар полосасын үттеләр, көймәләрдә ярыштылар, сумо көрәшчеләре костюмнарында шөгыльләнделәр, тагын барысын да мәдәни-күңел ачу конкурслары көтә иде. Ә иң мөһиме – лаешлылар балык шулпасы фестивалендә актив катнаштылар, ул бездә беренче тапкыр үтте.