Бүген Боровое Матюшино авылында Россиянең сноукайтинг буенча «Оранжевый ветер - 2018» II Кубогы кысаларында үткәрелүче җилкәнле спорт буенча бөтенроссия ярышлары старт алды.
Кадерле дуслар! Узган 2017 ел безнең район өчен уңышлы булды: без билгеләнгән планнарны һәм алга куелган бурычларны үтәдек. 2017 елда Лаеш шәһәренең 460 һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган юбилей даталарын билгеләп үттек. Бәйрәм чараларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашу белән горурланабыз.
Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев «Пристегнись, Россия!» бөтенроссия социаль интернет-кампаниясенә кушылды. Ул бар ил буенча 19 ноябрьдә, юл-транспорт вакыйгалары корбаннарын искә алу көнендә старт алды. Моның белән Михаил Афанасьев автомобильчеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм куркынычсызлык каешларын эләктереп йөрергә өнди.
Мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Тантанада ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты.
ФСХ взнослар буенча исәп-хисапларны тикшерү программасын яңартты. 2017 елның 27 декабрендә 161 салым хезмәте «Налогоплательщик ЮЛ» программасы яңару турында хәбәр итте, аның аша хәзер взнослар буенча исәп-хисапларны тутыруның дөреслеген тикшерергә мөмкин. Хәзер «Налогоплательщик ЮЛ» бушлай программасы, исәп-хисаплар кабул ителмәячәк хаталар исемлегенә кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, взнослар буенча исәп-хисапның дөрес тутырылганмы-юкмы икәнлеген тикшерү мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, программада исәп-хисапны кабул итүне кире кагуны булдырмаска ярдәм итәчәк яңартылган контроль бәйләнешләр исәпкә алынган.
Бүген Державино авылында Лаеш районы мөхтәсибәтенең еллык отчет җыелышы булды, аңа барлык мәчет имамнары килде. Чарада район Советы аппараты җитәкчесе Илнар Хантимеров һәм район мөхтәсибе Равгат хәзрәт Гатауллин катнашты.
Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында яңа ел “Эшлекле дүшәмбесе” булды. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев җитәкчеләрне һәм коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Ул узган елның район өчен уңышлы булуын һәм Лаеш шәһәренең 460 һәм Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган юбилей чаралары аркасында үзенчәлекле икәнен билгеләде.
Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лаешның 2 нче мәктәбе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен А.Н.Толстой тууга 135 ел тулуга багышланган «Скажите, как его зовут…» әдәби-уен программасы үткәрделәр. Чара кысаларында балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Алар белән «Золотой ключик или приключения Буратино» повесть-әкияте буенча әдәби викторина үткәрелде. Балалар шулай ук түбәндәге конкурсларда да бик теләп катнаштылар: «Турнир знатоков», «Узнай героя», «Мастерская папы Карло», «Для самых внимательных читателей», «Куча мала» һәм башкалар. Алар бик күп уңай тәэсирләр алдылар.
Бүген Лаеш шәһәренең район мәдәният йорты базасында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яңа ел тамашасы үткәрделәр. Әлеге чара барышында балаларга “Морозко” әкиятенең зур балмаган тамашасы күрсәтелде.
26 декабрьдә Кече Елга авылында Татарстан Республикасы җыр һәм бию ансамбле концерты булды. Авылда яшәүчеләр шулай итеп капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылуны билгеләп үттеләр. Монда шулай ук репертуарында 30 дан артык спектакль булган халык театры да урнашкан