ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

“Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча хезмәткәрләре Ольга Вафина  һәм Дмитрий Ерашов Казан шәһәрендә узган «Организация диагностической и консультационной социально-психологической помощи несовершеннолетним по укреплению социально-полезных связей с семьей: многообразие подходов» өйрәтү семинарында катнаштылар.


27
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Михаил Сыровацкий шәхсән гражданнар кабул итте. Кабул итүдә социаль һәм торак белән тәэмин итү, белем бирү һәм башка мәсьәләләр карап тикшерелде.

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтү гадәткә керде. 25 Октябрь исемендәге поселок китапханәчесе кече мәктәп яшендәге балалар өчен "Свет материнской любви!" әдәби уенын үткәрде.

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр!

Лаеш районы башкарма комитеты  искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.

Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.

Бүген “Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее” МБУКта Лаешның 2нче мәктәбе укучылары өчен “Урман серләре” дигән чара үткәрелде.

24 ноябрьдә  Сокуры авылы китапханәсендә авыл мәдәният йорты белән бергә «Прекрасен мир любовью материнской» ял кичәсе булды. Кичәне Сокуры авыл җирлеге ветераннар советы рәисе А.Е.Колесникова ачты.

“Голос профсоюза” район конкурсында катнашкан Ташкирмән мәктәбенең физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович “Иҗади эшләр” номинациясендә 1 урын алды.

24 ноябрьдә Лаешның район мәдәният йортында Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Тантаналы чарада район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты. Ул барлык әниләрне бәйрәм белән котлады, шулай ук иң яхшыларга бүләкләр тапшырды. Бәйрәм матур концерт белән дәвам итте, аны Лаеш районы артистлары әзерләде.


25
ноябрь, 2017 ел
шимбә

Бүген Лаешның интернат мәктәбендә 5 төркем тәрбияләнүчеләре тарафыннан (тәрбиячеләр М.А.Антонова һәм Н.Н.Миндубаева) оештырылган “Әни – дөньяда иң яхшы сүз” дигән чара булды.


24
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген Казан шәһәренең “Корстон” комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич катнашында православие җәмәгатьчелегенең III форумы үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International