ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2017 ел
шимбә

10 ноябрьдә Татар Сараланы авылында тантаналы төстә “Авыл клублары” дәүләт программасы буенча төзелгән яңа мәдәният йорты ачылды. Чарада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры  Айрат Сибагатуллин катнашты.


10
ноябрь, 2017 ел
җомга

Бүген район мәдәният йортында Полиция көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова, район Советы аппраты җитәкчесе Илнар Хантимеров, РФ ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы Юрий Летучев катнашты.


9
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 9 ноябрендә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда «Березка» балалар бакчасының мәктәпкәчә яшьтәге балалары өчен“Урман серләре” чарасы үткәрелде. Чара барышында балаларга төрле кошлар тавышын тыңлау, урманда яшәүчеләр һәм үсемлекләр белән танышу мөмкинлеге бирелде. Алар интерактив программада бик теләп катнаштылар.

Бүген район башлыгы Михаил Афанасьев Россия дәүләт университетының Казан филиалы директоры Рамил Шәрифуллин белән очрашты. Алар Лаеш районы һәм РДУ арасында икеяклы хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашуда шулай ук Лаеш район суды рәисе Мәгънәви Гәрәев һәм ЛТЭТ директоры Виктор Тябин да катнашты.

8 ноябрьдә район мәдәният йортының 35 еллыгына багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе, «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов катнашты.


8
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры урынбасары Наталия Белоусова, социаль эш буенча белгечләр Лилия Сытова  һәм Дмитрий Ерашов Нурлат шәһәренең “Халыклар дуслыгы йортында” «Эффективные методики организации патриотического воспитания в учреждениях социального обслуживания семьи и детей в Республике Татарстан» семинарында катнаштылар.

Бүген Лаеш шәһәренә эш визиты белән КВНның татар лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев @agdeev килде. Аның белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов очрашты.


7
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

Быелның иң мөһим даталарының берсе – 1917 ел революциясенең йөзеллыгы. Октябрь социалистик революциясе – XX гасырның төп вакыйгаларының берсе. Ул Россия үсешенә һәм бөтен дөньяга бик зур тәэсир ясаган.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Россиядә халыклар бердәмлеге көне – дәүләт бәйрәме, ул тарихи яктан ерак 17 гасыр башындагы вакыйгалар белән бәйләнгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International