ЯҢАЛЫКЛАР


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу ветераннар советы рәисе В.Н.Хазова белән бергәләп Рождественода яшәүче тыл хезмәтчәне Тумаева Александра Федоровнаны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Аңа РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк һәм башка бүләкләр тапшырдылар.

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Державино авылы китапханәсендә “Шигъриятнең сихри юллары” әдәбият-шигърият кичәсе булды. Очрашуга җирле шагыйрәләр: Роза Габдулла кызы Хәсәнова, Илсөяр Илгизәр кызы Шаһиева чакырылган иде. Алар үзләре турында сөйләделәр, үз шигырьләрен укыдылар. Шулай ук Державино авыл җирлеге башлыгы И.И.Камалиева, ветераннар советы рәисе Р.С.Бикмуллина һәм бюджет оешмалары җитәкчеләре чакырылган. Әлеге чара чәй өстәле артында һәм җылы атмосферада үтте.

9 сыйныф укучылары өчен тест биреп карау “А.П.Малышев исемендәге Столбище урта гомуми белем бирү мәктәбе” МБОУ базасында үтте.

Әлеге тема ел дәвамында актуаль. Шуңа бәйле төстә, су объектларында куркынычсызлык айлыгы кысаларында, мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрелде. Аның барышында су объектларында үзеңне тоту кагыйдәләре һәм куркынычсызлык техникасы турында сөйләштеләр.

Кадерле дуслар! 7 мартта Лаеш шәһәренең район мәдәният йортында “Белорусские песняры” ВИАның ретро-концерты була. Сезне шулай ук җырчы Нюта һәм атаклы проектлар авторы – җырчы Денис Родной чыгышлары көтә. Концерт 19 сәгатьтә башлана. Билет бәясе – 300-400 сум. Белешмәләр өчен телефон: 89168205353.


3
март, 2017 ел
җомга

Тиздән халыкара хатын-кызлар көне. Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда әлеге датага - 8 мартка багышланган интерактив чара үткәрелде.19 гасыр уртасы – 20 гасыр башына караган хатын-кызлар аксессуарлары, шәлләр һәм яулыклар тәкъдим ителгән күргәзмә оештырылды. Чарада катнашучылар үз иҗатлары белән бик теләп уртаклаштылар: үзләре иҗат иткән шигырьләр, мәсәлләр һәм җырлар яңгырады.

Бүген 9 сыйныф укучылары икенче тапкыр ТДИ тапшыру буенча үз көчләрен сынап карыйлар. А.П.Малышев исемендәге Столбище мәктәбе аудиторияләре рус теленнән ТДИ тапшырып карау өчен әзер. Район мәктәпләренең барлык тугызынчы сыйныф укучылары имтихан үткәрү пунктына килделәр. Рус теленнән ТДИ тапшырып карау 12 сәгатьтә башланды һәм 3 сәгать 55 минут дәвам итте.

Балалар бакчасында иртәдән үк балаларның гына түгел, аларның әниләре һәм әбиләренең дә кәефләре күтәренке иде.

“Ручеек” төркемендә бәйрәм тулы аншлаг белән үтте. Төркемдә тәрбияләнүчеләр әниләренә үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен бүләк итеп кенә калмадылар, ә алар белән бергәләп җырлар җырладылар, биеделәр, уйнадылар.

Шушы көннәрдә Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге хезмәт күрсәтүче Роза Габдулла кызы Хәсәновага 77 яшь тулды. Өлкән яшьтә булуына карамастан ул шигырьләр яза, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә, тәмле таба ашлары пешерергә ярата. Аңа нык сәламәтлек һәм озын гомер телибез.

Менә яңадан яз җитте, табигать уяна. Саф һавада йөрү, җылыга һәм язгы кояшка шатлану өчен менә дигән вакыт. Саф һавада булу кешенең эмоциональ халәтенә, нерв системасы тонусына уңай тәшкил итә, аппетитын ача, үпкәләр чиста һава сулый, мускуллар физик активлык порциясе ала, ә ми – яңа тәэсирләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International