Семинар Комлы Ковалиның “Золотой ключик” балалар бакчасы базасында үтте. Социаль партнетлык авыл китапханәсе һәм “Золотой ключик” балалар бакчасы хезмәттәшлеге үрнәгендә күрсәтелде. Китапханәче әзерлек төркемендәге балалар өчен “Былину читай, да на ус мотай!” күрсәтмә чарасы үткәрде. Чара барышында балалар былиналар баһадирлары турында китаплар һәм репродукцияләр белән таныштылар, баһадирлар уеннары уйнадылар. Төп нәтиҗә шул – баһадирның көче аның үз Ватанын, үзенең туган җирен яклавында.
Киңәшмәне методист В.Ә.Дәүлиева ачты. Ул җитәкчеләргә мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын (ДОО) алардагы укыту-методик һәм тәрбия бирү эшчәнлеге торышын комплекслы тикшерүгә әзерләү буенча киңәшләр бирде. Шулай ук ДОО җитәкчеләренә педагогларны мәктәпкәчә яшьтәге балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен өйрәтү предметына тикшерүдә катнашкан педагоглар исемлеген 2017 елның 27 мартына тапшыру турында таләп белән мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Экология дәресе” республика акциясе кысаларында Кече Елга урта мәктәбендә экология дәресендә булдылар. Аңа кадәр алар белем бирү оешмасының казанышлары белән таныштылар.
7 сыйныф җитәкчесе Нигъмәтҗанова Лилия Ринат кызын җиңүе белән котлыйбыз! Лилия Ринатовна һөнәри осталыкның "Воспитать человека" республика конкурсының зона этабы җиңүчесе булды. Ул ТРның мәгариф һәм фән министрлыгының I дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде. Алга таба да җиңүләр көтәбез!
Лаешның ЗАГС бүлегендә язның беренче көнендә яңа өйләнешүчеләр: Рыжов Андрей Сергеевич һәм Павлова Алина Ильинична пары теркәлде. ЗАГС бүлеге начальнигы яшьләргә бәхет һәм гаилә иминлеге теләде.
Кадерле дуслар! 2 мартта Лаеш шәһәрендә район мәдәният йортында татар эстрадасы йолдызы Гүзәл Уразова концерты була. Башлана 19 сәгатьтә, билет бәясе 400 сум.
2017 елның 25-26 февралендә Кострома өлкәсенең Волгореченск шәһәрендә кумитэ, ката һәм ката-группа дисциплиналарында каратэ Кекусинкай буенча Россия Лигасы беренчелеге үтте. Ярышларда Россиянең 10 төбәген тәкъдим итүче 28 шәһәрдән 400дән артык спортчы катнашчы. Анда катнашкан Комлы Ковали авылының “Дружба” спорт-ял үзәге тренеры Сабитов Тимур Зөфәр улы 2 урын алды. Лаеклы бүләк белән котлыйбыз!
Һәркем начар гадәтләрнең күп кенә авырулар сәбәбе булуын аңларга тиеш. Алар эшкә сәләтлелекне киметәләр, гомер озынлыгын кыскарталар, булачак балалар сәламәтлегендә негатив төстә чагылалар, физик һәм психологик бәйлелек китереп чыгаралар. Никотиннан яки алкогольдән тыелып торганда нидер җитмәгән кебек хис туа.
Лаеш районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре түбәдән кар һәм боз төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларын кисәтү максатыннан үзләре хезмәт күрсәтүче гражданнар белән түбәдән кар төшкәндә иминлек чаралары турында аңлату әңгәмәләре үткәрәләр.
Комлы Ковали мәктәбендә ГТО нормативларын тапшыру буенча муниципаль этап үтте. Иң көчлеләр һәм җитезләр мәктәп данын районның ГТО фестивалендә яклаячак.