ЯҢАЛЫКЛАР


10
март, 2017 ел
җомга

9 мартта Лаеш шәһәрендә районның махсус хезмәтләре көчләрен кулланып террорчылыкка каршы оператив өйрәнүләр үтте. Шартлы террорчылар район мәдәният йортына үтеп керделәр, полиция хезмәткәрләре аның тирәсендәге территорияне әйләндереп алдылар, “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы, район Советы, “Таттелеком”, балалар сәнгать мәктәбе, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее, “Ак барс банк”, Лаешның 2нче мәктәбе биналарыннан кешеләр шартлы төстә эвакуацияләнде.

9 мартта балалар иҗатының "Мини мисс – 2017VII район конкурсы тәмамланды. Ул Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган. Әлеге видеода катнашучыларның кул астындагы материаллардан эшләнгән күлмәкләр дефилесы. Барлык кызлар да булдырганнар, үз талантларын йөз процентка ачканнар! Оештыручылар конкурсның иганәчеләренә: Лаеш районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә, Лаеш районы мәгариф идарәсенә, “Кама ягы” газетасына, “Лаеш балык заводы” ЧҖҖ, ИП Борисова, КФХ Зарипов, “Фабрика заготовок” МУП, “Росгосстрах” иминиятләү компаниясенә рәхмәт белдерә. 
Балалар иҗатының "Мини мисс – 2017VII район конкурсы җиңүчеләре:
"МИНИ МИСС - 2017" - ДАЛИЯ ОСЬМИНИНА.
"МИСС ДЮЙМОВОЧКА - 2017" - САРА ГАРИПОВА;
"ВИЦЕ-МИНИ МИСС - 2017" - ЛИЯ ГАБДРӘКЫЙПОВА;
Номинацияләрдә:
"Мисс хрустального голоса" - Вероника Ефременко;
"Мисс чарующего танца" - Далия Осьминина;
"Мисс яркой фантазии" - Диана Кочеткова;
"Мисс сказочного обаяния" - Сара Гарипова;
"Мисс "Камская новь" - Замира Маркелова;
"Мисс творческой смекалки" - Рәзилә Хәлиуллина;
"Мисс солнечной улыбки" - Елена Денисова;
"Мисс фотомодель" - Зилия Абдуллина;
"Мисс искрящего юмора" - Илана Солдатова;
"Мисс инновация" - Лия Габрәкыйпова;
"Мисс ароматных цветов" - Мария Казанбаева;
"Мисс золотая рыбка" - Замира Мирһаҗова;
"Мисс культура" - Алинә Шәймөхәммәтова;
"Мисс кулинария" - Регина Сухарева;
"Мисс зажигалка" - Чулпан Бәхтиева;
"Мисс зрительских симпатий" - Диана Кочеткова.
Кызларның барын да җиңү белән котлыйбыз! Сез – иң яхшылары!
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

7
март, 2017 ел
сишәмбе

Әни – һәркем өчен иң якын, кадерле сүз. Бала өчен әнидән дә якын беркем дә юк. Шуңа күрә әниләргә һәм әбиләргә багышланган бәйрәмнәр Лаешның тернәкләндәрү үзәгендә иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Учреждение педагоглары бәйрәм программасын балаларда да, әти-әниләрдә дә мөмкин булганча күбрәк якты һәм онытылмаслык тәэсирләр калырлык итеп төзергә тырышалар.

2017 елның 1-5 мартында Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында ТР укучыларының өстәл теннисы буенча XI спартакиадасы исәбенә Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ярышларда Лаеш районыннан 1нче гимназия, Лаешның 2нче мәктәбе, Имәнкискә һәм Урта Девятово мәктәпләре укучылары катнашты. Алар белән Худайдатова Маргарита Хадыевна шөгыльләнә. Спартакиада нәтиҗәләре буенча Лаеш районы командасы 10нчы гомумкоманда урыны алды.

Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Анастасия Сергеева һәм “Кама ягы” газетасы хәбәрчесе Александр Воржецов ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының видеоконференция режимында “Татарстан Республикасының “Sport.tatar.ru” мәгълүмати спорт порталын эшләтеп җибәрү турында” темасына брифингында катнаштылар. Татарстан Республикасының спорт порталы – министрлыкның флагман проекты, ул үз ягыннан үзенчәлекле булып тора. Портал барлык дәүләт һәм муниципаль спорт мәктәпләрен һәм спорт объектларын бер уңайлы интерфейска берләштерә.

9 мартта “Эхо Москвы в Казани” радиосының туры эфирында ”Персонально Ваш” программасында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Энҗе Мөхәммәтгалиева яз һәм дача сезоны алдыннан “Дача амнистиясе” буенча күчемсез милекне теркәүдә 2017 елда килеп чыккан үзгәрешләр турында сөйләячәк һәм радио тыңлаучылар сорауларына җавап бирәчәк.


6
март, 2017 ел
дүшәмбе

5 мартта “Корстон” комплексында туй биюләре буенча Татарстан Республикасының икенче чемпионаты булды. Әлеге чарада Гүзәл һәм Рәмис Илһамовлар катнашты. Лаеш районы вәкилләре “Профессионаллар” төркемендә чыгыш ясады. Дәртле бачата биюе тамашачылар һәм жюри күңеленә хуш килде. Нәтиҗәдә Илһамовлар гаиләсе чемпионатта икенче урын алды. Рәмис белән Гүзәлне котлыйбыз!

Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе гариза бирүчеләргә ял һәм бәйрәм көннәрендә документлар кабул итү графигы турында хәбәр итә:

7 март – 10нан 19 сәгатькә кадәр Казанда, Яр Чаллыда һәм Яшел Үзәндә; 8дән 18 сәгатькә кадәр башка барлык шәһәрләрдә һәм районнарда;

8 март -  бәйрәм көне (эш көне түгел).

Башка көннәрдә документлар кабул итү гадәти режимда башкарыла.

2017 елның 3-5 мартында Казан шәһәрендә 13 яшькә кадәрге 2005-2006 елгы кызлар һәм малайлар арасында дзюдо (ката-төркем) буенча Татарстан Республикасы беренчелеге үтте.

Лаеш балалар-үсмерләр спорт мәктәбенең дзюдо бүлеге тәрбияләнүчеләре тагын призерлар өчлегенә керделәр һәм тренерларын шатландырдылар.

Үзәк китапханәдә “Огонёк” клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ял кичәсе шундый исем астында үтте. Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Тик табигатьтән дә алданрак, иң җылы һәм ихлас бәйрәмне – 8 мартны көтүчеләрнең йөрәкләре наз һәм рәхмәт белән тула.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International