Бу көнне Россия ЭЭМның Татарстан Республикасы Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Зәйнуллина Гөлшат Айрат кызы һәм Николаев Владимир Вячеславович балалар бакчасына кунакка килде. Алар тамашачылар гына түгел, ә балаларны юлда үзеңне имин тотарга өйрәтү буенча чаралар катнашучылары да булды.
23 февральдә Лаешның “Радуга” балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Ягез әле, әтиләр!” спорт бәйрәме үткәрелде. Чара күңелле һәм дустанә булды. Әтиләр актив иделәр, үзләрен төрле яктан үскән итеп күрсәттеләр: алар мавыгучан, биремнәргә иҗади якын килделәр һәм бик канәгать калдылар.
20 февральдә район Советының зур залында районның сәламәтлек саклау хезмәткәрләренең йомгаклау медсоветы булды. Анда ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева, район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш үзәк район хастаханәсе баш табибы Елена Коробова катнашты.
2017 елның 22 февралендә Пенсия фондының район идарәсе Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм сугышчан хәрәкәтләр ветераннары өчен Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Кайнар линия” үткәрә. Сәгать 9 дан 11 гә кадәр 2-45-26 номерына шалтырата аласыз.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда 17 февральдә Бөек Ватан сугышы музее – ТР Милли музее филиалы мөдире М.В.Черепанов катнашында Хәтер маршы булып узды. Хәбәрсез югалган дип саналган һәлак булган кызыл армиячеләрнең туганнарына һәлак булу турындагы мәгълүматлар белән хәбәрләр тапшырылды. Чарада хәбәрсез югалганнарны эзләүдә катнашучы 145 лицей укучылары катнашты. Алар үзләренең эзләнүләре белән бүлештеләр. Лаешның 2нче мәктәбе укучыларының үзешчән сәнгать номерлары патриотик тәрбиягә аерым әһәмият бирде.
Туган тел атналыгы кысаларында Ташкирмән мәктәбендә “Яраткан әсәр инсценировкасы” чарасы үтте. 6 сыйныф укучылары А.П.Чеховның «Толстый и тонкий» хикәясенә һәм И.А.Крыловның «Лиса и волк» мәсәленә инсценировка күрсәттеләр.