Роспотребнадзорның ТР идарәсенең Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары территориаль бүлеге 2017 елның 18 гыйнварында эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә.
Кадерле дуслар! 24 гыйнварда Лаеш район мәдәният йортында популяр татар җырчысы Ришат Төхфәтуллин концерты була. Билет бәяләре – 400-450 сум, концерт 19.00 дә башлана. Белешмәләр өчен телефон: 89534893925, 89196873138, Ксения. Ашыгыгыз, билетлар санаулы гына калды!
Куюки авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды, анда район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина катнашты. Сессиядә узган 2016 елга йомгак ясадылар һәм агымдагы 2017 елга бурычлар билгеләделәр. Шулай ук авыл эшчәннәре район җитәкчелегенә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.
Лаешның үзәк балалар китапханәсе Лаеш районының 90 еллыгына багышланган балалар иҗатының “Моей земли лицо живое” район конкурсында катнашырга чакыра.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең “Всезнайка” клубы әгъзалары булган 4 “а” сыйныфы укучылары өчен "Эта знакомая всем сказка" әдәби уенын үткәрделәр. Уен А.А.Милн тууга 135 ел тулуга багышланган. Балалар язучының биографиясе һәм иҗаты белән, “Винни-Пух” китабы язылу тарихы белән таныштылар. Аннан соң балалар А.А.Милнның "Винни-Пух и все-все-все" әкияте буенча КВНда катнаштылар. КВН берничә турдан тора иде: разминка, капитаннар ярышы, шигырь язу, әсәр тексты буенча сораулар, уен биремнәре, кроссворд чишү һәм башкалар. Чара азагында анда катнашучылар КВНда актив катнашкан өчен медальләр алдылар.
Лаеш шәһәре мәдәният йортында Лаеш балалар йорты тәрбияләнүчеләре өчен Иске Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы булды. Тамаша дәвамында балаларны яраткан мультфильмнары геройлары шатландырды. Алар балалар өчен төрле конкурслар, викториналар, уеннар һәм, әлбәттә инде, күп кенә сюрпризлар әзерләгәннәр. Гадәттәгечә, бәйрәмдә катнашучылар барысы да шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, ә Кыш бабай белән Кар кызы аларга тәм-томнар бирделәр. Балаларга кунакка район башлыгы Михаил Афанасьев та килде, ул аларны Иске Яңа ел белән котлады һәм яхшы теләкләр теләде. Аннан соң Лаеш балалар йортының һәр тәрбияләнүчесенә яңа ел бүләкләре тапшырылды.
Кадерле дуслар! Бүген, 13 гыйнварда “Иске Яңа ел” яңа ел тамашасы булачак: уеннар, җырлар, биюләр, әйлән-бәйлән. Бәйрәм чарасы 17 сәгатьтә Лаеш шәһәренең Үзәк чыршысы мәйданчыгында булачак. Барыгызны да иске Яңа елны бергә каршы алырга чакырабыз!
Бүген Комлы Ковали авылында яшәүче Валентина Слепнева 90 яшьлеген билгеләп үтә. Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатынын котларга район башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина килде. Ул юбилярга РФ Президентыннан открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата бүләк тапшырды. Илгизә Тимершина Валентина Ивановнага нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм якыннары мәхәббәтен теләде.
Лаеш районы ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 2016 елда 127 туй булган, ә 102 пар аерылышкан. 313 бала теркәлгән (2016 елның 1 декабренә балалар туу халык үлеменнән артыграк).
Иң өлкән яшьтәге кияүгә 73 яшь тулган, ә аның кәләшенә – 69 яшь. Иң яшь кәләшкә 19, аның киявенә шулай ук 19 яшь.
Гыйнварь яңа өйләнүшечеләргә ишекләрен ачты. Лаеш районы ГХАТ бүлегендә 1-нче пар яшь өйләнешүчеләр, гаилә корып алтын балдаклар алышып бер-берен тәбрикләделәр. Язылыштыручы аларга ныклы гаилә бәхете теләде.