Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр һәм аның кунаклары Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте. Башта Могҗизалар тудыручы изге Николай чиркәвендә Сергий атакай илаһи литургия үткәрде, аннан соң шәһәр кешеләре тәре йөреше белән Кама яры буенда урнашкан иорданьга төштеләр.
Кадерле дуслар! 23 гыйнварда Лаеш район мәдәният йортында Лаеш районы оешуның 90 еллыгына багышланган "Звучи и процветай, Лаишевский край!" фестивале кысаларында районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең отчет концерты була. Концерт 19 сәгатьтә башлана, керү ирекле! Барыгызны да чакырабыз!
Район башлыгы Михаил Афанасьев Егорьево авылында коену урынында коенды. Шулай ук барлык лаешлыларны Хач ману бәйрәме белән котлады. Аннан соң чәй табыны артында алар Павел атакай белән коену урыннарын төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
19 гыйнварда, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаеш шәһәренең “Березка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Алтын ачкычлар” музей дәресе үткәрделәр. Чарада балалар һөнәрләр һәм үзеңә һөнәр сайлау кагыйдәләре турында мәгълүмат алдылар. Профориентациягә багышланган мини-күргәзмә оештырылды, материалны ныгыту уен формасында алып барылды.
Балалар китапханәсе хезмәткәрләре интернат-мәктәпнең инвалид балалары һәм Лаешның 2нче мәктәбенең 3 “а” сыйныфы укучылары өчен Валентин Катаев тууга 120 ел тулуга багышланган "Лети, лети лепесток" әдәби уены үткәрделәр. Китапханәче белән бергә балалар Валентин Катаев тормышын һәм иҗатын искә төшерделәр.
Әйдәгез, Лаеш районын яклыйк! http://msu.tatarstan.ru/rus/ngkonkurs2017.htm ссылкасы буенча кереп Лаеш шәһәренең Үзәк чыршысы өчен тавыш бирегез!
Урта Девятово авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.
Сессия алдыннан ул Урта Девятово мәктәбе фойесындагы күргәзмә экспозициясен карады. Анда укучылар һәм авылның актив кешеләре үзләренең кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Михаил Фадеев җирле кешеләрнең талантын һәм осталыгын югары бәяләде.
"Новогодняя сказка" III республика конкурсының район этабына йомгак ясалды.
"Сказки зимнего леса" номинациясе (рәсем):
Бүген балаларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту – илне үстерүнең стратегик бурычларының иң әһәмиятлеләренең берсе. Галимнәр раслаганча, кеше сәламәтлеге бары 7-8 %ка гына сәламәтлек саклау системасыннан тора, ә яртысыннан артыгы аның яшәү рәвешенә бәйле.
Александровка авыл җирлегендә район башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашында авыл җирлеге Советының отчет утырышы булды. Моңа кадәр ул яшел культуралар үстереләчәк “Мамаев” һәм “Романов” КФХларның теплица комплексларын карады.