Хөрмәтле Лаеш муниципаль районы һәм Лаеш шәһәре кешеләре! Лаеш муниципаль районы башкарма комитеты исегезгә төшерә, “Соры“ хезмәт базары“ юнәлеше буенча закон бозу фактлары турында “Халык контроле“ дәүләт мәгълүмати системасының «Неоформление трудовых отношений» һәм «Скрытые формы оплаты труда» бүлекләрендә https://uslugi.tatarstan.ru ссылкасыбуенча күчеп хәбәр итәргә була.
Шулай ук мәгълүматны кайнар линиянең 2-52-12, 2-57-35 телефоннарына хәбәр итәргә мөмкин.
2016 елның 13 октябрендә Нармонка авыл җирлеге ветераннар советы коллективы ветераннар советы рәисе Г.С.Краснова җитәкчелегендә Бөек Болгарга барды. Сәяхәт өлкән кешеләр ункөнлегендә оештырылды. 2016 елның 10 октябрендә Татар Кабаны авылында да өлкән кешеләр көненә багышланган чара оештырылды. 2 октябрьдә Нармонка китапханәсендә чара һәм Нармонка авылы мәдәният йортында концерт үткәрелде. Бөек Болгарга баруны оештырган һәм автобус биргән өчен ТР Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьевка һәм Лаеш районы ветераннар советы рәисе Р.М.Булатовка рәхмәт белдерәбез.
Түбән Кама шәһәрендә дзюдо буенча тренер Роберт Әнвәр улы Шәйхетдинов истәлегенә багышланган турнир үтте. Ярышларда Татарстан шәһәрләре һәм районнарыннан һәм Киров өлкәсеннән 135 көрәшче катнашты. Лаеш районын балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе командасы тәкъдим итте. 50 кг авырлык категориясендә Ислам Сабиров көмеш медаль яулады. 38 кг үлчәү авырлыгында Иван Каргин бронза призер булды. Безнең спортчылар – Кирилл Морозов һәм Снежана Сытова шулай ук иң көчле бишлеккә керде.
Лаеш районы артистлары Казанда фестивальдә катнашты Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында “Татарстан – безнең йортыбыз“ республика этномәдәни фестиваленең сайлап алу этабы узды. Анда Лаеш районы артистлары да катнашты: Кече Елга авылыннан “Мирас“ ансамбле, Карадули авылыннан “Искорка“ ансамбле, Олы Кабан авылыннан “Сәлам“ коллективы, Чирпыдан Нина Барыга һәм Урта Девятоводан Владимир Курмышкин.
18 сентябрьдә үткән VII чакырылыш РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга багышланган иң яхшы язмалар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Аларга бүләкләрне “Бердәм Россия“ партиясенең Лаеш бүлеге вәкиле Родион Емельшин тапшырды. Лаеш районында партия сайлаучыларның 96% тавышын җыйды, шулай ук ул илебез буенча да абсолют лидер булып тора. Победители конкурса Ирина Скрипачева һәм Айгөл Ибраһимова үз фотоларын Instagramга #выборылаишево2016 хештегы белән 18 сентябрьдә куйганнар. Котлыйбыз!
“Алтын көз“ халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге “Бала хокуклары“ темасына рәсемнәр конкурсы башлану турында игълан итә.
Конкурсның максаты хокукый культура формалаштыру, балалар һәм үсмерләрнең иҗади сәләтләрен үстерү һәм аларны иҗат белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Рәсемнәр, аппликацияләр, пыялада эшләрне 2016 елның 24 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча китерүне үтенәбез: Лаеш шәһәре, Горький урамы, 8 йорт.
Үзәк китапханәдә үткән “Рябиновые встречи“ чарасы өлкән кешеләр ункөнлегенең йомгагы булды Үзәк китапханәдә үткән “Рябиновые встречи“ чарасы күрү сәләте буенча инвалидлар өчен өлкән кешеләр ункөнлегенең йомгагы булды. Анда бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, ветераннар адресына күп кенә җылы сүзләр әйтелде, аларны бәйрәм белән котладылар. Кичәдә катнашучылар бик теләп конкурсларда, уеннарда катнаштылар, үзләренең эрудицияләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Аннан соң самавыр янында тормышның кызыклы мизгелләре турында хатирәләре белән уртаклаштылар, яраткан җырларын җырладылар, үзләре язган һәм башка авторлар шигырьләрен укыдылар.
Лаеш районында кәбестә уңышы җыялар, бу турыда ТНВ журналистлары сюжет ясады “Нармонка“ ЧҖҖ хуҗалыгында ТНВ телеканалының төшерү төркеме булды. Журналистлар басуларда кәбестә җыю турында репортаж ясадылар. Лаеш районында кәбестә 85 га мәйданда үстерелә, бүгенгә бу яшелчәләр 52 га территориядә җыеп алынган, бу 60 %тан күбрәк мәйданны тәшкил итә. Әлегә соң өлгерә торган кәбестә басуларда кала, аны җыюны киләсе атнада тәмамларга планлаштыралар. Уңдырышлылык район буенча гектардан уртача 640 центнер тәшкил итә.
Район Советында бюджеттан акча алучылар белән “Товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алганда бозуларны булдырмауга этәрүче чараларны гамәлгә ашыру турында“ дигән темага киңәшмә булды.
Өлкән кешеләр ункөнлеге кысаларында үтүче шахмат турнирына оештыручылар шашка ярышларын да кертергә уйлыйлар. Шашка һәм шахмат яратучы 10 кеше көч сынаша. Шашка буенча Сираҗетдинов Таһир һәм Белоусова Ольга җиңү яулый.