“Атна вакыйгалары“ республика газетасы һәм “Вакыйгалар“ интернет-порталы хәбәрчеләре Имәнкискәдә яшәүче Вильдан Гариповта кунакта булдылар. Ул быел җәй үзенең 100 яшьлеген билгеләп үтте. Журналистлар Татарстанның өлкән кешеләре турында материаллар сериясе әзерлиләр.
Шуны әйтергә кирәк, Вильдан Гарипов Лаеш районының иң өлкән кешесе булып тора.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
2016 елның 20 ноябрендә, Лаеш муниципаль районы шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларының үз керемнәрен киңәйтү максатыннан, гражданнарның үзара салымы мәсьәләсе буенча җирле референдум үткәреләчәк.
20 октябрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр Лаеш шәһәре, Чернышевский урамы, 23 йорт адресы буенча район башкарма комитеты бинасында Казан районара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Л.А.Исмәгыйлова Лаеш районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый байлыклардан файдалану мәсьәләләре гражданнар кабул итә.
Кабул итүгә язылу 8 (84378) 2-51-42 телефоны аша.
ТР Лаеш районы матбугат хезмәте
Лаеш техник-икътисад техникумы мәйданчыгында Лаеш районы башлыгы Кубогына мини-футбол буенча чемионат тәмамланды. Анда финал уены булды. Чемпионат нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Экшн“ командасы (Лаеш шәһәре) яулады, 2 урын “Усады“ (Усады авылы) командасында, 3 урында – “Ак барс“ командасы (Лаеш шәһәре). Район башлыгы Михаил Афанасьев җиңүчеләрне котлады һәм чемпионнарга Кубок тапшырды.
Үзәк китапханәдә якташ язучылар белән очрашулар үткәрү яхшы гадәткә әйләнде. Өлкән сыйныф укучылары һәм әдәбият яратучылар өчен Разит Хөрмәт улы Сибатовның “Язмышны алдап булмый“ исемле яңа китабын тәкъдир итү булды. Китабында автор 90нчы авыр елларда авыл хуҗалыгы, район үзәгендә техникумда студентлар тормышы турында сөйли, анда безнең як тарихы, мәхәббәт, мәкер күрсәтелә.
Чарада Илсөяр Иксанова – шагыйрә, Татарстан Республикасы язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова һәм Һ.Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, “Түгәрәк уен“ альманахы баш редакторы катнашты. Ул үзенең “Балан чәчәге“ чәчмә әсәрләр китабын тәкъдим итте.
Педагог-психологлар үзләренең коррекцияләү-үстерү эшендә «PERTRA» уен җыелмасын алыштыргысыз ярдәмче дип саныйлар. Учреждениедә ул 2016 елдан кулланыла.
«PERTRA» җыелмасы ярдәмендә балаларның симмтрия тойгысы үстерелә, предметларның үлчәме һәм формасы турында образлар формалаша.
Балалар уен формасында кулларның вак моторикасын үстерәләр, төсләрне, предметларны тотуның төрле ысулларын өйрәнәләр, рәсем ясаганда һәм язганда басым көчен, хәрәкәтләрнең темпын, төгәллеген, ритмын һәм салмаклыгын күнектерәләр, объектларның киңлектәге ориентациясен классификацияләргә һәм үз көчләрен бүлергә өйрәнәләр.
Болар барысы да уку процессына мотивация бирүгә этәрә, үзләрен контрольдә тотарга өйрәтә һәм коллективта эшләү күнекмәләре булдыра.
Кадерле дуслар! Сезнең ярдәм таләп ителә! Лаеш шәһәреннән Анастасия Шастина каты авырый, аны дәвалау өчен кыйммәтле дарулар таләп ителә. Барлык битараф булмаган кешеләрнең ярдәм итүен үтенәбез.
Акча күчерү өчен реквизитлар: Россия Саклык банкының банк картасы, карта номеры: 4276 8620 2574 8619, АНАСТАСИЯ ШАСТИНА өчен.
Лаеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш фондыннан кызны давалауга 120000 сум акча күчерелде. Дуслар, битараф булмыйк, әйдәгез бергәләп Анастасиягә ярдәм итик!
Районда авыл мәдәният йортларының отчет концертлары башланды. Кичә, 13 октябрьдә ул Атабайда үтте. Авыл мәдәният йорты артистлары үз талантларын һәм күнекмәләрен күрсәттеләр. Отчет концертлары барышында һәр авыл 2017 елның 14 февралендә булачак Лаеш районы оешуның 90 еллыгында чыгыш ясау өчен берәр номер тәкъдим итәчәк.
Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда төрле чаралар, кызыклы экскурсияләр үткәрелә. Лидер Казан экскурсияләр фирмасы белән берлектә безнең музей Лаеш ягы тарихы белән таныштыру максатыннан атна саен Россиянең төрле шәһәрләреннән туристлар кабул итә башлады. 12 октябрьдә музейга туристлар Мәскәү, Екатеринбург һәм Оренбург шәһәрләреннән килде. Театральләштерелгән тамаша оештырылды, кунаклар музейда һәм Лаеш шәһәренең истәлекле урыннарында булдылар.
Лаеш шәһәре үзәк китапханәсендә “Мәдәни-ял итү учреждениеләренең кыен үсмер тормышына тәэсире“ темасына җәмәгать тәрбиячеләре семинары булды. Анда районның социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова, Лаеш районының балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе секретаре Наталья Лицова, җәмәгать тәрбиячеләре, “Алтын көз“ халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм социаль-мәдәни юнәлештәге учреждениеләр белгечләре катнашты. Чарага Балык Бистәсе районыннан кунаклар чакырылган иде, аларның делегациясенә башлык урынбасары - районның балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе Илнур Ибраһимов җитәкчелек итте.