ЯҢАЛЫКЛАР


6
октябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Лаишевский район богат своей историей, своими людьми. В детские годы побывал в сельце Паново Лев Николаевич Толстой вместе со своими родственниками. 4 октября 2016 года на базе МБОУ Гимназия √1 г.Лаишево состоялась конференция Муравейное братство, посвященная жизни и творчеству Л. Н. Толстого. Научно- исследовательские работы представили учителя Лаишевского района, сотрудники МБУК "Музея Лаишевского края имени Г. Р. Державина" и сотрудники МБУК "Лаишевской централизованной библиотечной системы".  После конференции представители музея усадьбы Л. Н. Толстого "Ясная Поляна" посетили музей Боевой славы, МБУК "Музей Лаишевского края имени Г. Р. Державина", мемориальные места, связанные с именем Г. Р. Державина и сельцо Паново.

Халыкара өлкәннәр ункөнлегендә, “Туган як“ акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимершина һәм Лаеш районы социаль яклау бүлеге начальнигы Татьяна Борһанова Арча интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне – Гайсина Миңнезәфәр янына игелек визиты белән бардылар.


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез, иминият пенсиясен индексацияне исәпкә алып түләү эштән киткәннән соң өч ай узгач кына башкарыла*.

Мәсәлән, хезмәт эшчәнлеген 2016 елның апрелендә туктатканнарга пенсия индексацияне исәпкә алып 2016 елның 1 августыннан гына (май, июнь, июль) түләнә. Эштән 2016 елның маенда киткәннәргә – 2016 елның 1 сентябреннән (июнь, июль, август) һәм алга таба шул тәртиптә.

Лаеш үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 1нче гимназиянең 2 “а“ сыйныфы укучылары өчен “Минем иң ышанычлы дустым!“ уен-дәрес үткәрелде. Чара кысасында балалар Бөтендөнья хайваннар көненең Халыкара конгресста игълан ителүен белделәр. Аны табигатьне яклау хәрәкәте яклылар оештырган һәм үткәргән. Халыкара хайваннарны яклау фонды бу көнне популярлаштыру инициативасы белән Россиядә беренче тапкыр 2000 елда чыгыш ясый.

4 октябрьдә Никольский авылы мәдәният йортында Өлкән кешеләр көне узды. Ветераннар өчен белорус драматургы ВасильТкачев пьесасы буенча “Один мужик на все село“ (“Без Егора будет горе“) спектакле күрсәтелде. Спектальдә тамашачыларның яраткан үзешчән артистлары – Морозова Татьяна, Конахина Лилия, Казакова Ольга, Комиссарова Жанна, Осетрина Светлана, Гурьянова Анастасия катнашты. Алар Германова Галина Михайловнаны илле яшьлек юбилее белән котладылар.


29
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

28 сентябрь конне 90 яшьлек юбилее белэн Каримова Хэкимэ апаны  Лаеш районы Башкарма комитеты рэисе М.В.Фадеев котлады. Куп авырлыклар кургэн  Хэкимэ апа бугенге коненэ, сау- салэмэт, тэгэл акылда  хэм аралашырга  ярата. Ялгыз диеп зарланмый – туганнары ярдэм итэ. Бугенге кондэ Хэкимэ апаны социаль хезмэткэр карый.   


28
сентябрь, 2016 ел
чәршәмбе

Кадерле дуслар! Сезнең яраткан артистыгыз, танылган юмор остасы, искиткеч биюче, гомумән, бик күп талантлар иясе Данир Сабиров кабат Лаешта! 1 октябрьдә район мәдәният йортында ул үзенең 5 сезон шоу-программасын тәкъдим итә. Игътибар! Билетлар санаулы гына калды! Бәяләре 350-400 сум тора. Җырлы биюле юмористик тамаша кичке сәгать 7 дә башлана. Белешмәләр өчен телефон: (84378) 2-46-09.


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

“Бердәм Россия” партиясенең Лаеш районы буенча бүлекчәсе секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев партиянең яңартылган политсоветы өчен тавыш бирде. Исегезгә төшерәбез, бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең XXV конференциясе уза. 

Бүген Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы бүлегенең XXV конференциясе уза. Анда партиянең Лаеш районындагы бүлекчәсеннән делегация дә катнаша, аны партиянең җирле бүлекчәсе секретаре – район башлыгы Михаил Афанасьев җитәкли. Конференцияне Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин алып бара.

 

Районда авылларны төзекләндерү һәм инженер челтәрләрен алмаштыру буенча эшләр башкарыла. Әйтик, Габишево бистәсендә иске җылылык торбалары яңаларына алмаштырылды, җәмгысе 800 метр. Шулай ук котельнаяда яңа котеллар куйдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International