Дүшәмбе көнне илебез мөселманнары Корбан гаетен билгеләп үтте. Елга бер килүче бу бәйрәмне бар мөселман көтеп ала, җисми һәм рухи яктан чистарына, сафлана. Аллаһының кушканын үтәп, аның ярлыкавына ирешү өмете белән корбан чала, мәчетләрдә җәмәгать белән бергәләп дога кыла. Ятимнәр, ялгызлар, фәкыйрьләргә корбан итләре тарата.
Яңа уку елының беренче көнендә Лаешның 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең 30 укучысы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенә кушылды.
Безнең Лаеш шәһәре төрле төсләр белән балкый. Төрле формадагы һәм конфигурациядәге чәчәк түтәлләре күзләрне сөендерә. Төрле төстәге фонтаннар, шәмәхә беседкалар һәм парк эскәмияләре янындагы төсен үзгәртеп торучы куаклыклар күз карашын үзенә тарта һәм яшь агачлар ябалдашлары астында ял итәргә чакыра кебек. Һәм искиткеч хуш ис белән туенган һавада чәчәкләр рапсодиясе яңгырый шикелле.
Бүген гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге хезмәткәрләре укучылар өчен презентация карау белән бергә “Ваемсызлыкка – юк! Миһербансызлыкка – юк! Нарокоманиягә – төпле юк!” дигән чара уздырды. Аның максаты булып укучыларга наркотикларның сәламәтлеккә зур зыян китерүен, үсмерләрнең начар тәртибенә китүрен аңлату тора.
Көзге салкыннар килү сәбәпле, “Алтын көз” үзәге хезмәткәрләре карамагындагы өлкәннәрнең йортларында җылыту сезонына әзерлек эшләре алып барыла. Үзәк хезмәткәрләре газ белгечләре белән берлектә газ җиһазларын тикшерәләр, шулай ук алар белән газ җиһазлары белән куркынычсыз куллану буенча сөйләшүләр алып баралар.
Шул исем астында 16 сентябрьдә Лаеш үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Лаеш шәһәре мәктәпләренең 1-4 сыйныф укучылары өчен бердәи мәдәният дәресе оештырдылар. Әлеге чара Татарстан мәдәният министрлыгы инициативасы һәм Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Укучының мәдәни көндәлеге” республикакүләм мәдәни-укыту проекты кысаларында узды.
6 сентябрьдә Бөтендөнья күченүчеләр уеннары кысаларында кыргыз көрәше буенча ярышлар үтте. Анда 26 илдән 121 спортчы катнашты. Ярышлар 55, 60, 66, 74, 84, 96 һәм аннан да югарырак авырлыкларда узды. Анда Татарстан көрәшчеләре дә катнашты: Риназ Гарипов, Рамил Синәкәев, Эмиль Җиһаншин, Алмаз Мостафин, Ренас Кәримуллин, Эльдар Хәмитов. Алар арасыннан призерлар арасында бары тик икесе генә калды: Лаеш районы Пәрәү авылыннан Риназ Гарипов 3 урынны яулады, ә Менделеевсктан Ренас Кәримуллин финалда гына җиңелде.
Риназ Гариповны һәм аның тренеры Анатолий Бозинны җиңү белән котлыйбыз!
Комлы Кавәл авылының кечкенә футболчылары Мәскәү өлкәсендә узган I Бцтенроссия ишегалды спорты фестивалендә катнаштылар. Аларга 11 команда каршы торды. Татарстан Республикасын Комлы Кавәл авылыннан «Football masters» командасы тәкъдим итте. Тренерлар Дмитрий Грибков, Рушан Турманидзе һәм Александр Стигунов кулы астындагы егетләр алтынчы урынга лаек булдылар. Аларның барысы да Комлы Кавәл авылындагы “Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә тәрбияләнә.
Бүген “Алтын көз” гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре “Көзге мәрхәмәтлелек атнасы – мәрхәмәтле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында “Бергә эшлик” дигән экологик чара уздырды. Аның максаты булып үсмерләрдә табигатькә яхшы мөнәсәбәт формалаштыру тора. Балалар белгечләр белән Кама елгасы ярын чистартуда катнаштылар.
14 нче сентябьда Хәерби авыл мәчетендә корбан бәйрәменә багышланган көръән ашы уткәрелде. Табын өчен корбанны хуҗалыгыбыз ООО "Хәерби"дә чалылар. Ак яулыкларын бәйләп әбиләр , кәләпүшләрен киеп бабйлар мәчеткә килделәр.Илебезгә, Татарстаныбызга,районыбызга, авылыбызга, хуҗалыгыбызга тынычлык, уңышлар теләп , догалар укып табындагы тәм томнардан сыйландылар. Барыбызның да чалган корбаннар кабул булсын.