Кече Елга авылында җирле халык көче белән мәчет реставрацияләнгән. Мондый карарны имам Җантаһир Кәримов кабул иткән, ә авыл халкы һәм меценатлар әлеге изге эшкә ярдәм иткәннәр. Бина 25 ел элек төзелгән һәм аны ремонлау зарур булган.
Бүген район мәдәният йортында Киновидеохезмәт күрсәтү оешмасы 2 сыйныф укучылары өчен “Йолдызлы күк” темасына мәдәни-белем бирү дәресе уздырды. Программада конкурслар һәм табышмаклар булды. Звездочет образындагы алып баручы хәрәкәтле уеннар һәм флешмоб белән балаларның күңелен күрде. Космос турында ике кызыклы мультфильм күрсәтелде. Укучыларга мәдәни көндәлекләренә тамга куелды.
Хөрмәтле катнашучылар! Икенче турга 20 һәм аннан да күбрәк балл алучылар чыга! Икенче турга эләккән катнашучыларны котлыйбыз!
Бразилиягә Олимпиадага эләгер өчен безнең спортчыларга күпме каршылыкларны җиңәргә туры килде. Ә менә Атабайның 9 нчы сыйныф укучысы Фәнил Якупов һичшиксез киләсе олимпиядаларның берсенә барыр. Ул - киләчәктә Россия спорт йолдызы. Бу турыда Фәнилнең күп төрле ярышларда җиңүләре һәм уңышлары сөйли.
Мәктәп укучысы мондый нәтиҗәләргә көн саен үткән тренировкалар һәм остазы-тренер Радик Гарифуллин җитәкчелегендә шөгыльләнүләр аркасында иреште. Менә спортчының җиңүләре биографиясе. Яшел Үзән. Спорт туризмы буенча Татарстан беренчелеге – чаңгы дистанциясендә Фәнил беренче урын алды. Укучыларның “Иминлек мәктәбе-2016“ республика ярышлары - “Комбинированные силовые упражнения“ шәхси исәбендә ул көмеш призер булды, ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов һәм ТРның МЧС министры урынбасары Рафис Хәбибуллин кулыннан бүләк алды. Балтачта туризм буенча ярышларда Фәнил Якупов “Пешеходная связка“да өченче урын алды. Спортчы татар милли көрәшендә туган авылы һәм республика данын уңышлы яклый. Аның бик яхшы үткәрелгән көрәшләр өчен уннан артык медале бар.
Лаеш тернәкләндерү үзәгендә “Экстремизмга - юк!“ айлыгы кысаларында чаралар узды.
Әле яңа уку елы башланды гына, ә Лаешның 1 нче гимназиясе укучылары инде проект-тикшеренү эшчәнлеге өчен барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган үзләренең географик мәйданчыкларында үлчәүләр үткәрәләр.
Лаеш район Советының кече залында коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе утырышы булды.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 18 сентябрь көнне узган Россия Федераль Җыенының VII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.
Узган җомгада Лаешка нигез салынуның 459 еллыгын билгеләп үттеләр. Шәһәр статусын ул кабат 12 ел элек кире кайтарды. Бәйрәмгә искиткеч һава торышы, чиста урамнар, төрле төстәге чәчәкләр һәм шәһәр кешеләренең яхшы кәефе юлдаш булды.
Казан Кремле һәм Казан федераль университеты 200 һәм 2000 сумлык яңа банкнотлар өчен символикалар конкурсында дәгъва итүчеләр арасына керде.
Конкурсның өченче сайлап алу этабы 5 октябрьгә кадәр дәвам итә. Нәтиҗәләрне 7 октябрьдә “Россия-1“ телеканалы эфирында игълан итәчәкләр. Ә хәзергә tvoya-russia.ru сайтында тавыш бирүдә катнашырга була.