Бүген Лаеш районының барлык белем бирү оешмаларында Белем көне уңаеннан беренче кыңгырау чыңлады. Усад прогимназиясендәге тантаналы линейкада район башлыгы Михаил Афанасьев һәм Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин катнашты. Монда беренче сыйныфка 32 бала укырга керде. Шунысын әйтергә кирәк, республикада 6 прогимназия исәпләнә, шуның берсе Лаеш районы Усад авылында эшләп килә. Әлеге оешмада 19 августта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте.
Татарстан басуларында урып-җыю төгәлләнә. Лаеш игенчеләре нәтиҗәле хезмәт куйдылар.
Карадули һәм Нармонка авыллары китапханәсе балалар өчен “Җәйге күңел ачулар” дигән саф һавада уеннар уздырды. Балалар төрле конкурсларда көч сынашты: “Спорт турында барысы да” викторинасы сорауларына җавап бирделәр; ике командага бүленеп, “Су үткәргече”, “Скакалка һәм обруч белән”, “Переправа”, “Көнгерәдән дә ким түгел” кебек эстафеталарда катнаштылар. Чара ахырында бөтен балалар да “Мин җәйне ясыйм!” дип асфальтта рәсемнәр ясады.
Лаеш шәһәренең Горький паркында район халкы барлык Татарстан белән берлектә Республика көнен билгеләп узды. Бәйрәм чарасында Татарстан мәдәният министры Айрат Смбагатуллин һәм район башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
30 августта Каип авылы мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасы көненә багышланган “Мин яратам сине, Татарстан!” чарасын уздырды. Аның кысаларында “Син үзеңнең республкаңны беләсеңме?” дип исемләнгән викторина үтте һәм “Татарстан хәзинәләре” дигән видеофильм күрсәтелде. Ахырда исә дискотека оештырылды.
Казан шәһәрендәге Камал театры каршында Республика көненә багышланган “Уйнагыз, гармуннар!” дигән бәйрәм концерты узды.
Комлы Кавәл авылындагы “Дружба” спорт-күңел ачу үзәгендә бадминтон буенча район ярышлары узды. Аның кысаларында 2003, 2004 һәм 2005 елгы егетләр арасында иптәшләр очрашуы булды.
Һәр кешенең тормышында туй –ул онытылмаслык көн. Республика көне алдыннан Лаеш районы гражданлык актларын теркәү бүлегендә, тантаналы рәвештә яңа гаилә – Александр Викторович һәм Алина Петровна Никушиннар – теркәлде.
Өченче ел рәттән Республика көне алдыннан 29 августта Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны исеменнән, республиканың иң яхшы гаиләләрен тәбрикләү буенча танталаны кабул итү узды. Гаилә ул кешедә булган иң уалучан һәм мөһим, кыйммәтле нәрсә. Гаилә –ул безнең яшәү рәвешебезнең көчле терәге. Лаеш районындагы шундый гаиләләрнең берсе Николай Петрович һәм Татьяна Станиславовна Макаровлар. Алар быел “Татарстан республикасының иң яхшы гаиләләре” кабул итүендә катнашты. Макаровлар бергә торуларының 50 еллыгын бәйрәм итә.
26 августта Атабайда "Кичке уен" исеме астында авыл көне узды. Бәйрәм мәдәният йорты, китапханә, авыл җирлеге ярдәмендә әзерләнгән. Бар халык чарада биеде, җырлады. Бергә 50 ел гомер итүче Хәмитовлар гаиләсенә район башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән бүләкләр тапшырылды.