2016 елның 1 июленнән федераль бюджеттан, Татарстан республикасы бюджетыннан һәм җирле бюджеттан финансланучы оешмаларда минималь хезмәт хакы аена 7500 сум күләмендә билгеләнә. Бюджеттан тыш икътисад өлкәсендәгеләр өчен айлык минималь хезмәт хакы 2016 елның 8 августыннан 8252 сум күләмендә куела.
Августта өч бәйрәм билгеләп үтелә: Бал, Алма һәм Чикләвек спаслары. Алар барысы да табигать байлыкларына багышланган. Беренче Бал спасы ураза башлануны күздә тота, шуңа да аны 14 августта бәйрәм итәләр. Кагыйдә буларак, бу көнне чиркәүдә бал белән мәкле камыр ризыкларын изгеләндерәләр. Алма спасын 19 августта билгеләп үтәләр. Бу көнне кешеләр чиркәүгә төрле җиләк-җимешләр илтәләр, алар арасында. Һичшиксез, алма да булырга тиеш. Ашлык үсеп җитү чорында исә Чикләвек спасын, ягъни Икмәк спасын бәйрәм итәләр. Болар турында күбрәк мәгълүматны сез Үзәк китапханәдәге “Спаслар: бал, алма, чикләвек” күргзәмәсендә белә аласыз.
Быел гражданнарның социаль салым түләүләрен эш урынында алу мөмкинлеге туды. Элегрәк моны тутырылган салым декларациясе нигезендә генә эшләп була иде, хәзер исә, торак сатып алудан килеп чыга торган түләүләр кебек үк, эш урынында да башкарырга була.
Борынгыдан илебездә бал белән мәкне яратканнар, аннан төрле эчемлекләр һәм тәм-томнар ясаганнар. Бал спасында умартачылар бал аерта. чөнки башка кортлар аны урлап китәчәк. "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекс Үзәге карамагы астында Каенлык авылында яшәүче 86 яшьлек Нина Васильевна Аксенова тора. Үзенең өлкән яшенә дә карамастан ул үзенең яраткан эше - умартачылык белән шөгыльләнә. Яңа бал белән Нина Васильевна үзенең күршеләрен дә сыйлый.
Беренче зонада Лаеш районы Татарстан башкаласы, Яшел Үзән һәм Балык Бистәсе районы белән көч сынашты. Жюри составына Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан Иҗтимагый палатасы белән Мәгариф һәм фән министрлыгының Иҗтимагый советы әгъзалары, яшьләр оешмалары кешеләре катнашты. Конкурста гомуми белем бирү оешмалары, шул исәптән махсус учреждениеләр, урта һөнәри белем бирү уку йортлары катнашты. Бинаның тышкы кыяфәте һәм яңа уку елына әзерлек бәяләнде.
Лаеш техник-икътисадый техникумы нигезендә мәгариф хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында “Милли мәгарифнең муниципаль моделе: перспектив үсеш юнәлешләре” темасына милли мәгариф секциясе утырышы узды. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты рәисе Рәзил Вәлиев, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Бөтендөнья татарлар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
“Алтын көз” гаилә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә Интернетка багышланган чара узды. Интернет файдалы булган кебек үк, аның зыяны да бар. Шуны исәпкә алып, социаль эшләр белгече Лилия Сытова аның кагыйдәләре һәм законнаны белән таныштырып китте. Әлеге чараның максаты булып балаларның компьютер вируслары, аларның таралуы, вирусларга каршы программалар турында балаларның белемнәрен арттыру тора. Чарада 7 бала катнашты. “Куркынычсыз Интернет серләре” уены барышында балалар Интернет белән куллануның 6 серен белделәр.
Лаеш районында Россия Дәүләт Думасына сайлаулар буенча сайлау алды агитациясе бара. 10 августта “Татарстан командасы” җәмәгатьчелек инициативасы һәм җирле җәмәгать үзидарәсе көче белән Лаеш шәһәре руамнары көне билгеләп үтелде. Монда пикет агитациясенә дә старт бирелде. Әлеге чарада зур концерт программасы һәм төрле конкурслар каралган иде. Бәйрәмдә катнашучыларны район сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы Рәисе Рашат Булатов һәм “Бердәм Россия” партиясенең җирле башкарма комитеты җитәкчесе Роза Мышева сәламләде.
Лаеш техник-икътисад техникумы нигезендә “Татарстан республикасының һөнәри мәгарифе: әзерлек сыйфатын халыкара стандартларга туры китереп арттыру перспективалары” темасына республика август мәгариф хезмәткәрләре киңәшмәсе кысаларында урта һөнәри белем бирү секциясе булды. Чарада Россия мәгариф һәм фән министрлыгының эшче кадрлар һәм ДПО әзерләү өлкәсендә дәүләт сәясәте Департаменты директоры урынбасары Сергей Картошкин, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев, Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Михаил Фадеев катнашты.
Гамәлдәге законнарга ярашлы төстә, ташламалы рецептлар белән дарулар алу дәүләт тарафыннан гарантияләнә. Дөрес сайлау бик мөһим: акчалата эквивалентны түгел, ә социаль хезмәтләр җыелмасын алу.