ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2014 ел
җомга
Россия Хөкүмәте Татарстан Республикасына, федераль бюджеттан төбәк бюджетларына грантлар бүлгән вакытта, 216 миллион сумнан артык акча бүлеп биргән
Дүшәмбе, 10 ноябрь көнне,  сәгать 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы студиясендә составында Диләрә Ваһапова һәм Карина Кильдеева булган "Мураками" төркеме катнашында матбугат конференциясе узачак. Чара төркем оешуга 10 ел тулуга багышлана
Район мәктәпләрендә Интернетта иминлек буенча беренче бердәм дәрес
үткәрелде .Мәгълүмати технологияләр киң үсеш алу белән балаларны челтәрдәге куркынычлардан саклау проблемасы килеп туа
Быел җәй 300 мең сум күләмендә ришвәт тәкъдим иткән Артур Хәйретдинов тиздән суд каршына басачак

Имәнкискә урта мәктәбе китапханәчесе Кәүсәрия Гаянова V халыкара “Белем җәүһәрләре“ интернет-проектлар конкурсы дипломанты булды. Ул “Нигез ташым“ һәм “Халкым минем“ номинацияләрендә шул тәртиптә икенче һәм өченче урыннар алды. Кәүсәрия Гаяз кызының “Дустым китап“ сайты эчтәлекле һәм эшләр өчен уңайлы дип танылды. Җиңүчеләрне бүләкләү Г.Камал исемендәге театрның кече залында үтте.

 


Шушы көннәрдә авыл көне уңаеннан Столбище мәдәният йортында концерт булып үтте. Анда авыл бәйрәмендә – Гурьев көнендә үзләренең авылдашларын хөрмәтләделәр. Ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, юбилярлар, яшь парлар, мәктәпне медальгә тәмамлаучылар һәм үзләрен күп еллар эшкә багышлаган кешеләр төрле бүләкләр, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде

28
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Агымдагы елның 21 нче октябреннән “Элемтә турында” Федераль законның абонентларга реклама характерындагы смс-хәбәрләр юллауга чик куюга юнәлдерелгән үзгәрешләре үз көченә керде. Шул рәвешле, хәзер смс-хәбәрләр абонент ризалыгы белән генә җибәрелә ала. Бүген “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгында шушы темага багышланган матбугат конференциясе узды.
27-29 октябрь көннәрендә Казанда "Россия төбәкләрендә милли-мәдәни автономиянең этникара мөнәсәбтләрне гармонизацияләүдә роле һәм урыны" темасына конференция уздырыла. Чараның максаты − Россия төбәкләрендәге милли-мәдәни автономияләрнең эшчәнлеген камилләштерү һәм нәтиҗәлелеген арттыру
Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә. РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә  4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне эшләми торган ял көне булып санала. “Татарстан Республикасында бәйрәм һәм истәлекле көннәр” турындагы 1992 нче елның 19 нчы февраленнән №1448-XII нче Законы нигезендә республикабызда  6 нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне эшләми торган ял көне була
РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы күп тарифлы исәп-хисап приборлары буенча электр энергиясе бәясен исәпләү өчен җәйге вакытны озайту турындагы карарны Хөкүмәт каравына тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International