ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2014 ел
чәршәмбе
Соңгы вакытта авыл җирлекләре башкарма
комитетлары биналарыннан мөлкәт урлау очраклары ешайды. Явыз ниятлеләрне акча,нотариаль штамплар, печатьләр, оргтехника
һәм документлар кызыксындыра
Сокуры авылы мәдәният йортында булган концерт рәхмәтле тамашачылар алкышларына лаек булды. Ул Өлкәннәр ункөнлегенә һәм Укытучылар көненә багышланды.
23-27 октябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аномаль салкын һава торышы, температура 7-10 градус салкын булуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

21
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Башкалада, ашыга-кабалана, кибетләр төзи торгач, сәүдә мәйданнары нормада каралганча, бер мең кешегә тиешле 821 квадрат метр урынына 1100 квадрат метрга җитте. Казанда халыкара сәүдә челтәрләре булган кибетләр генә дә йөздән артык.
Быел май азагында Олы Кабанда яшәүче 87 яшьлек хатын төрле тән җәрәхәтләре белән хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Соңрак ул ярдәм сорап полициягә бара
Бүген 5-11 сыйныф укучылары укытучылар белән бергә мәктәп территориясен чистартуда катнаштылар. Мондый экологик субботниклар әле кар төшкәнче дәвам ителә дип хәбәр итәләр.
Шушы көннәрдә “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе” төбәк бүлеге һәм “Дебатлар республикасы” Татарстан белем бирү-дискуссияләр үзәге активистлары арасында дебатлар узды.
Дәүләт хезмәтләре порталының популярлыгы артаТорак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен интернет аша түләүнең уңайлыгын елдан-ел күбрәк кеше тоя. Сентябрь аенда гына Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша 84,5 миллион сумлык 26 мең түләү башкарылган. Узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда бу ике тапкырга күбрәк.

Бу атнада тулысынча кар- бураннар һәм бозлавыклы көннәр булачак дип хәбәр итә синоптиклар. Җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләргә аеручада  ихтибарлырак булырга киңәш ителә.

http://www.gismeteo.ru/city/weekly/4385/


 

 


17
октябрь, 2014 ел
җомга
2014 елның гыйнвар – август айлары нәтиҗәләре буенча шәһәр һәм авыл халкы яшәгән районнар арасында муниципаль берләшмәләр рейтингында безнең район беренче урында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International