2020 елда якынча 100 миллиард сумнан артык суммага 4,5 мең объект төзелде, ремонтланды һәм реконструкцияләнде. Әлеге мәгълүматларны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин җиткерде.
2020 елда төзелештә башкарылган эшләр күләме якынча 370 млрд. сум тәшкил итте - 2019 ел дәрәҗәсендә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин ведомствоның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Чара Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның «Сәет-Галиев» ис. мәдәният сараенда узды.
2021 елның 1 февралендә Бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гаризалар кабул итү тәмамлана.
2021 елның 22-29 гыйнварында Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.
Татарстанның Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында яңа сервис – "коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләүгә язылу" эшли башлады.
Хисап утырышында район Башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов катнашты.
Башкарылган эшләр турында төп доклад белән авыл җирлеге башлыгы Ирина Бандурова чыгыш ясады.
Ул авыл җирлегендә барлык кирәкле социаль объектлар: мәктәп, балалар бакчасы, 2 мәдәният йорты, 2 ФАП, китапханә, почта бүлеге, дини объектлар һ. б. булуын билгеләп үтте.
Державино авыл җирлегендә 2020 елда башкарылган эшкә йомгак ясалды. Хисап киңәшмәсендә район Башлыгы Илдус Зарипов һәм Лаеш районы прокуроры Юрий Марасов катнашты.
Бүген район Башлыгы Илдус Зарипов һәм район прокуроры Юрий Марасов катнашында Пелево авыл җирлегенең 2020 елдагы эшенә йомгак ясадылар. Авыл халкының сорауларына район Башлыгы Илдус Зарипов җавап бирде. Ул билгеләп үткәнчә, бүген авылда уңайлы тормыш өчен кирәкле бөтен нәрсә бар. Авыл җирлеге җитәкчелеге тарафыннан грамоталы һәм көйле эш оештырылган.
2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан алданган өлешчеләргә ярдәм күләме буенча лидерлар рәтендә. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында брифингта Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин сөйләде.
Агымдагы ел башыннан ана капиталы программасы буенча бала тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм күрсәтү күләме артты, капитал акчасыннан файдалану тизләште һәм гадиләште. Бу турыда Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы Бүлекчәсе хәбәр итә.
Гыйнвардан ана капиталы 3,7% ка индексацияләнде. Әлеге арту ана капиталы сертификатына ия булучыларның барысына да һәм барлык төр суммаларга да кагыла.