ЯҢАЛЫКЛАР


19
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Лаеш районында яңа коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан COVID-19 вакцинациясе үткәрелә. Процедура бушлай. Тулырак мәгълүмат артыннан участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алдан язылу терминал аша бинада яки дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша башкарыла.

Хәзерге вакытта республиканың төбәк әһәмиятендәге юлларында 326 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. 930 тонна ком-тоз катнашмасы куллану планлаштырыла.

Хөрмәтле Лаеш районы халкы, православие христианнары!
Сезне чын күңелдән Бөек Чукындыру бәйрәме белән котлыйм. Бу изге һәм якты христиан бәйрәме гасырлар буена кешеләр күңелендә мәхәббәт, шәфкать һәм шатлык уята. Ул рухи яңарыш символы булып тора.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, 2021 елның 11 гыйнварына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан тәүлеклек сөт сату күләме 49,89 мең тонна тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9%ка (2,3 мең тоннага) күбрәк.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 18 декабрендәге 2164 номерлы карары белән РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 29 декабрендәге 1730 номерлы карары белән расланган Урман законнары бозылу нәтиҗәсендә урманнарга һәм аларда булган табигый объектларга китерелгән зыянны түләү үзенчәлекләренә карата 4 нче кушымтага үзгәрешләр кертелүе хакында искәртә.

Агымдагы елда республиканың 2 557 социаль әһәмиятле объекты тиз йөрешле Интернетка тоташачак. Бу-техникумнар һәм колледжлар, ФАПлар һәм янгын сүндерү частьләре, авыл җирлекләре администрацияләре һ.б. 


18
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Салкыннар башлану уңаеннан, ул социаль хезмәтләргә күп балалы гаиләләрне, авыр тормыш хәлендә калган ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне аерым контрольгә алырга кушты.

Республика программаларының уңышлы тормышка ашырылуы нәтиҗәсендә Чирпы авыл җирлегендә Заводская һәм Пионер урамы буенча юл ремонтланды, терәк баганалары алыштырылды, шулай ук яңа трансформатор щитлары куелды.

Кече Елга авыл җирлегендә 2020 елда башкарылган эшләргә йомгак ясалды һәм 2021 елга бурычлар билгеләнде. Чара Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашында узды.

Үз эшчәнлекләре турында белешмәләрнең ачыклыгын һәм үтемлелеген арттыру максатларында 2021 елның 20 гыйнварында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе (алга таба - Идарә) республика территориясендә идарәдә һәм 12 территориаль идарәдә эшкуарлар өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International