Ничек ялгышмаска һәм коррупционер булмаска? Бу хакта бүген Лаеш районында яшәүчеләргә район башлыгы ярдәмчесе Марина Васильевна Карпова искә төшерде.
Район башлыгы гражданнарны шәхсән кабул итте. Җир-мөлкәт мөнәсәбәтләре, белем үстерү, төзелеш һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алышынды.
Инвалидлар декадасы уңаеннан 16 ноябрьдән 25 ноябрьгә кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Татарстанда инвалидлар хокуклары мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда башлангыч сыйныф укучылары өчен түләүсез кайнар ризык белән тәэмин итүгә кагылышлы мөрәҗәгатьләргә көн саен мониторинг үткәрелә.
Лаеш районында Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе эшли башлады.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсына татар балын, колмак икмәген, хәләл продукция, лимонад, квас, конфетлар, прәнник, чәк-чәк, тортлар - Татарстанның барлык почмакларыннан 22 бренд тәкъдим итте.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Татарстан халкына киләсе атнада куркынычсызлык кагыйдәләре турында искә төшерә.
Яңа ел алды сезонында Россия Почтасы татарстанлыларга бүләк адресатын сөендерсен өчен, ничек дөрес итеп төреп, посылканы җибәрүне искә төшерә.
Ел башланганнан бирле Татарстанда 2 млн. 367 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 117 мең кв. метры – соңгы айларда. Еллык планны үтәү 80%ка якын. Биш муниципаль район еллык планны тулысынча үтәгән. Бу – республиканың Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия утырышы узды, анда 2020 елга якынча нәтиҗәләр һәм 2021 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырышта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева, ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов, район вәкилләре һәм балалар ялы операторлары катнашты.