ЯҢАЛЫКЛАР


8
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

Татарстанда гриппка каршы прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле 157 мең кеше вакцинация узган. Республикада беренче вакцинаның яртысы диярлек сатылган. Бу хакта матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Татарстанда агымдагы ел ахырына кадәр 500дән артык мәктәп югары тизлекле Wi-Fi челтәре белән тәэмин ителәчәк. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

Татарстанда агымдагы елның беренче җиде аенда 56 млрд. сум ипотека кредиты бирелгән, бу узган елның шул ук чоры күрсәткечләреннән чиреккә артып киткән.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров районнар белән зур күләмле авыл хуҗалыгы техникасын күчереп йөрткәндә хезмәтне саклау шартларын һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Авыл мәктәпләренә ярдәм итүгә һәм аларны үстерүгә зур игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Казанда журналистларга Россия мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.


7
сентябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 сентябрьдә 12 сәгатьтә Республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.


4
сентябрь, 2020 ел
җомга

Бүген Лаеш районында ел саен уздырыла торган Horsch гамәли игенчелек буенча семинар узды. Аны үткәрү өчен традицион мәйданчык булып «Сәетов И.Р» КФХ территориясе тора.

Лаеш районында яшәүчеләр Лаешта Экстрим-паркны төзекләндерүнең өченче чираты концепциясе буенча үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Балалар мәйданчыклары, «урам» спорты белән шөгыльләнү өчен урыннар, пинг-понг уеннары өчен зона һәм башка бик күп нәрсәләр быел көздән үк ачык булачак. 

Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6 ст. 2 п. 15 п., 39.18 ст. нигезендә. "Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең әйләнеше турында" 2002 елның 24 июлендәге 101-ФЗ номерлы Федераль законның 10 статьясындагы 8 өлеше буенча Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты авыл хуҗалыгын үстерү өлкәсендә дәүләт ярдәме программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларына, авыл хуҗалыгы оешмаларына авыл хуҗалыгын алып бару яисә авыл хуҗалыгы җитештерүе белән бәйле башка төр эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен 16:24:130302:988 кадастр номерлы, мәйданы 253953 кв. м булган җир кишәрлеген арендага бирү мөмкинлеге турында хәбәр итә. 

Бүген, 4 сентябрьдә, Лаеш районының «көньяк парк» торак комплексында 260 урынга исәпләнгән мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International