Уналты яше тулмаган балалары булган, моңа кадәр коронавируслы хәлгә бәйле рәвештә бирелүче акчалата түләүне алырга мөрәҗәгать итмәгән гаиләләр гаризаны 30 сентябрьгә кадәр яза алалар. Бу хакта Россия Пенсия фондының Татарстан Бүлекчәсе хәбәр итә.
Пенсия фонды 3 яшькә кадәрге балаларга бишәр мең сум акчаны апрель аеннан башлап түләде, 1 июньнән 3 яшьтән 16 яшькәчә балаларга 10ар мең сум акча бирелә.
Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор идарәсе 2020 елның 2 сентябренә кадәр балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре, шулай ук балалар товарларын һәм мәктәп кирәк-яракларын сайлаганда гамәлдәге норматив гигиена таләпләре турында гражданнарга тематик консультация бирәчәк.
Татарстанда 1 сентябрьдә традицион бәйрәм линейкаларын урамда үткәрү планлаштырыла. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында белдерде.
Татарстанның Лаеш районында "Биосфера Фиш" балыкчылык комплексының икенче чираты файдалануга тапшырылды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләрне ачыклау буенча дәүләт ярдәме турында мәгълүмат җибәрә.
Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы катнашучылар ISEF-2021 Халыкара ярышларында Россия җыелма командасына керә алачак. ИТ-юнәлешләр буенча җиңүчеләр һәм призерлар Иннополис университетына читтән торып укырга керә алалар. Ә финалистлар «Талант һәм уңыш»фондының Президент грантларын алу программасына эләгә.
Бүген Татарстанда эссе һава көтелә, көндез термометр баганасы +25-30 градуска кадәр күтәреләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Лаеш районында мәгариф хезмәткәрләренең ел саен үткәрелә торган август киңәшмәсе узды, анда район мәгариф системасының нәтиҗәләре һәм перспективалары каралды.
Бүген Лаеш районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Бәйрәм тантанасы район мәдәният йорты бинасында узды.
Татарстанның беренче Президенты, Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевнең бронза бюсты чәршәмбе көнне аның ватанында республиканың Актаныш районында урнаштырылган, дип хәбәр итә төбәк башлыгының матбугат хезмәте.