2020 ел башланганнан бирле Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 843 тикшерү уздырылган. Хезмәтне саклау кагыйдәләрен һәм нормаларын бозган өчен 3 млн. 836 мең сумлык 100 карар чыгарылган. Үзлегеннән җайга салынучы оешма тарафыннан 1 мең 11 оешма әгъзасына тикшерү уздырылган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Быел Татарстанда 1 сентябрь — Белем көнендә сигез мәктәп ишекләрен ачачак. Бу хакта онлайн-эфир барышында Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов хәбәр итте.
28 августта Россия авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев Калуга өлкәсенә эшлекле сәфәр белән килде, анда Федерация Советы, төбәкләр һәм эре җитештерүчеләр вәкилләре катнашында Россиядә ашлыкны тирән эшкәртүне үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Татарстанда 1 сентябрьдә урамда уза торган линейкаларда 100 кеше катнаша алачак, бинада — 50 кеше. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина хәбәр итте.
31 августта Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәгендә 8: 30дан 12:00гә кадәр "Донор булып кал" хәйрия акциясе узачак.
Бүген Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов Лаешта «Ферекс» заводының гамәлдәге җитештерү бүлмәләрен карады, җитештерелә торган продукция линейкасы белән танышты
Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде, дип хәбәр итә республика Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте.
Бүген җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт мастеры, Татарстан Республикасының гер спорты федерациясе президенты, Россия Балалар фондының Татарстан бүлеге директоры Салават Фәтхетдинов Лаеш районының Балалар сәнгать мәктәбендә булды.
Татарстанда мәктәпләр өчен һаваны рецикуляцияләү өчен җиһазлар сатып алыначак. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов турыдан-туры эфир вакытында хәбәр итте.
Бүгенге көнгә республика буенча игеннәр 1 млн га артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 %. Бер гектардан уртача уңдырышлылык - 37,4 центнер. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.