ЯҢАЛЫКЛАР


27
декабрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Лаеш районында ике медицина учреждениесе ачылды: Лаеш шәһәрендә балалар поликлиникасы һәм Кече Елга авылында ФАП. Тантаналы чараларда район башлыгы Михаил Афанасьев һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының капиталь ремонт барышына техник контроль бүлеге начальнигы Артур Нәбиуллин катнашты.

Балалар поликлиникасы Лаеш шәһәрендә һәм якында урнашкан 24 авылда яшәүче 3200 балага хезмәт күрсәтә.

 

Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары арасында социаль-икътисади үсеш буенча тагын Казан, Әлмәт һәм Лаеш лидер булды. 2018 елның гыйнвары-ноябре өчен рейтинг ТР икътисад министрлыгы тарафыннан әзерләнгән.

 

26 декабрьдә Лаеш шәһәрендә төп шәһәр чыршысын ачу булды. Район кешеләрен якынлашып килүче Яңа ел белән район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова котлады. Ул шулай ук биналар фасадларын һәм предприятиеләр янындагы территорияләрне яңа елга иң яхшы бизәүгә конкурста җиңүчеләргә бүләкләр һәм призлар тапшырды.

 

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда вакыйгалы туризм кысаларында оештырылучы экскурсияләр һәм бәйрәмнәрнең популярлыгы елдан-ел арта. Өлкәннәр һәм балалар ел саен гадәттәге бәйрәмгә бик теләп киләләр.

Бүген, 27 декабрьдә, Казан шәһәреннән килгән мәктәп укучылары өчен яңа ел туристик-экскурсия программасы төгәлләнде, аңа түбәндәгеләр керде

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында районның иҗтимагый оешмаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлау яхшы традициягә әйләнде. Лаеш муниципаль районының сугыш һәм хезмәт ветераннары Советы рәисе Рашат Булатов барысын да якынлашып килүче яңа ел белән котлады, сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм мөмкин булганча озаграк сафта калуларын теләде.

 


26
декабрь, 2018 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы!

Сезгә район эчендә 30га якын торак пунктка кагылучы өч автобус маршруты эшли башлавын хәбәр итәбез:

 


25
декабрь, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Атабай авылында капиталь ремонттан соң мәдәният йорты ачылды. 1984 елда төзелгән бина тулысынча яңартылды һәм хәзер этномаршрут кысаларында Россиянең һәм дөньяның барлык почмакларыннан туристлар кабул итәргә әзер. Әлеге маршрутка Никольский (рус мәдәнияте), Ташкирмән (керәшен мәдәнияте) һәм Атабай (татар мәдәнияте) авыллары керә. 200 кешелек клубтан тыш, бинада авыл халкы өчен мөһим булган почта, китапханә, “Саклык банкы” һәм авыл җирлеге башкарма комитеты да урнашкан.

 

Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” үзәге гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлегендә Яңа елга әзерлек бәйрәмгә кадәр үк башланды. Үзәк белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалар белән Кыш Бабайга балалар үтенечләре белән хатлар әзерләделәр.

 

Казан шәһренең «Трудовые резервы» стадионында тимераякта шуу спорты буенча «Олимпийские надежды» турниры булды. Анда Коломна, Саратов, Муром,  Ульяновск, Чабаксар, Новочебоксарск, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Казан шәһәрләреннән, шулай ук Кайбыч һәм Лаеш районнарыннан 200 дән артык спортчы катнашты.

 

Комплекслы балалар-үсмерләр спорт мәктәбе йөзүчеләре 2018 елны чираттагы җиңүләр белән төгәллиләр. Спортның су төрләре сараенда үткән Кыш Бабай призына ачык Республика ярышларында безнең кызлар Гыйззәтуллина Карина 100 м баттерфляй дистанциясендә беренче һәм Живописцева Софья ирекле стильдә 800 м дистанциясендә икенче урын алдылар. Спортчылар һәм тренерны котлыйбыз!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International