Бүген Лаеш районы мәдәният йортында яңа ел алды “эшлекле дүшәмбе”се үтте. РДК залында район Советы һәм башкарма комитеты, шулай ук район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре җыелды. Район башлыгы Михаил Афанасьев коллегаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Кышкы популяр уен – таудан һава тутырылган чана-тюбинглар, халыкта аларны “ватрушка” диләр, ял итүнең иң җәрәхәтле төрләренең берсе булып тора.
Медицина статистикасы буенча, ашыгыч медицина ярдәме табиблары һәр көнне “ватрушка”ларда шуганда зыян күргәннәрдән шактый санда чакырулар кабул итәләр һәм бу чаралар белән тау шуганда иң еш очракта балалар зыян күрә, алар җәрәхәтләр, сынулар һәм хәтта баш мие селкенүләр алалар.
Лаеш районы “Туризм лидеры - 2018” республика конкурсында «Содействие развитию туристского рынка Республики Татарстан в области муниципальной туристской политики - 2018» номинациясендә җиңүче булды.
Бүләкләү бүген ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлиева һәм ТРның туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында Казан ратушасында үтте.
“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге фикере буенча Лаеш районы мәшгульлек үзәге директоры Татьяна Пучкова ел лидеры дип аталган. Аңа бүләкне бүген “Бердәм Россия”нең Татарстан бүлегенең төбәк сәяси советының XIX утырышы барышында төбәк бүлеге секретаре, ТР Дәүлшт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Котлыйбыз!
Бүген ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстанның җилкәнле спорт федерациясе РСОО Попечительләр советы утырышы үтте, анда узган елга йомгак ясалды һәм 2019 елга җилкәнле спорт буенча спорт ярышлары Календаре расланды. Попечительләр советы рәисе – ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Альберт Кәримов. Утырышта Попечительләр Советы әгъзасы сыйфатында Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев та катнашты. Исегезгә төшерәбез, Федерация җилкәнле спорт буенча “Кама диңгезе” Бөтенроссия ярышларын оештыручыларның берсе булып тора, алар ел саен Лаешта уза.
20 декабрьдә Лаеш шәһәре мәдәният йортында ТР КВН Чемпионаты булды.
Анда алты команда катнашты: Алексеевск районыннан «Пилигрим»; Казаннан «Молодой состав», Буадан «Хлеб», Яр Чаллыдан «Ингеборга Дапкунайте», Байлар Сбасыннан «Сборная Сабинского аграрного колледжа» һәм Әлмәттән «Сборная ТИСБИ».
Лаеш районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча 2018 елда 135 никах теркәлгән.
17 яшьлек кәләш иң яше булып чыккан, ә кияүгә 19 яшь. Иң өлкән кәләшкә исә 70 яшь, аның парына – 65. 101 пар аерылган.
25 декабрьдә 15:00дә Атабай авылы мәдәният йортын тантаналы ачу була. Исегезгә төшерәбез, 2018 елда клубта капиталь ремонт булды, шуннан соң 1984 елда төзелгән бина тулысынча үзгәрде. Мәдәният йортында 200 кешелек урын бар.
Бүген Имәнкискәдә яшәүче тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Гәрәева Зәйнәп Мөхәммәтгали кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны бу истәлекле дата белән котларга районның социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Сюнина, Чирпы авыл җирлеге башлыгы Радик Евдокимов һәм район ветераннар Советы рәтсе Рашат Булатов килде. Юбилярга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән открытка, район башлыгы Михаил Афанасьевтан открытка, акчалата ярдәм һәм бүләкләр тапшырылды, аңа нык сәламәтлек, озын гомер, бәхет, иминлек, тирә-юньдәгеләрнең яратуын һәм кайгыртуын теләделәр.
Мираторг компаниясенә (Кече Елга авылы) таләп ителә: каравылчылар (өч тәүлек аша бер тәүлек, хезмәт хакы 18,0 мең сум, таныклык булу кирәк), С, Е категорияле машина йөртүчеләр (Ике аша ике, хезмәт хакы 35,0 мең сумнан, йөртүче картасы булу кирәк), оператор-терлекче (биш аша ике, хезмәт хакы 22,0 мең сум, трактор белән идарә итәргә хокук). Эшкә кабул ителү өчен анкета тутырыга кирәк, бланклары мәшгульлек үзәгендә түбәндәге адрес буенча: Лаеш шәһәре, Беренче май урамы, 35 йорт.