ЯҢАЛЫКЛАР


23
октябрь, 2018 ел
сишәмбе

2018 елның 18 октябреннән 20 сенә кадәр «Акчарлак» бассейнында йөзү буенча Казан шәһәре чемпионаты һәм беренчелеге булды. Ярышларда Лаеш районы КДЮСШ спортчылары Ржавина Юля, Васильева Элина, Гыйззәтуллина Карина һәм Ватагина Юля катнашты.

 

Бүген Лаеш районына эш визиты белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәтенең (УФАС) Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Гүзәл Шәфигуллина килде.

Мордовия башкаласында Саранскиның су төрләре спорты Сараенда йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм беренчелеге төгәлләнде. 


20
октябрь, 2018 ел
шимбә

«ООН в России: 70 лет» программасы кысаларында бүген, 19 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Халыкара Тынычлык Байрагы комитеты илчесе, эстафетада катнашучы Тамара Сергеевна Макаренко тарафыннан Тынычлык Байрагы Эстафетасын тапшыру булды.  

Хөрмәтле Лаеш муниципаль районында һәм Лаеш шәһәрендә яшәүчеләр! Лаеш районы башкарма комитеты искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була. Шулай ук 2-52-12, 2-57-35 телефоннары аша кайнар линиягә дә хәбәр җибәреп була.


19
октябрь, 2018 ел
җомга

Кадерле дуслар! 2018 елның 27 октябрендә «Татарча диктант» белем бирү акциясе үтәчәк. Бу ирекле бушлай диктант. Акциядә яшенә, җенесенә, белеменә, нинди дин тотуына, һөнәренә, гаилә хәленә һәм кызыксынуларына карамастан теләге булган һәркем катнаша ала.

 


18
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фонды идарәсе исегезгә төшерә: гражданнар кабул итү барлык мәсьәләләр буенча да алдан язылу аша гамәлгә ашырыла. Кабул итүгә алдан язылу Сезнең өчен Клиентлар хезмәтенә килүнең уңайлы вакытын сайлау һәм озак вакыт чират көтеп утырудан качу мөмкинлеге бирә

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында баланслылыкны һәм озак сроклы финанс тотрыклыкны тәэмин итүгә  юнәлтелгән федералҗ законга кул куйды. Закон нигезендә расланган үзгәрешләр пенсия яшен ир-атлар өчен 65 яшь, ә хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгели. Пенсия яшенең артуы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәверендә барачак.

 

17 октябрьдә Лаеш шәһәренең беренче сыйныф укучылары: 1 нче гимназия һәм Советлар Союзы Герое Б.К.Кузнецов исемендәге 2 нче мәктәптән Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда булдылар. Мәктәп укучылары өчен театральләштерелгән тамаша һәм конкурс-уен программасы оештырылган иде


17
октябрь, 2018 ел
чәршәмбе

Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее «Музейно-выставочная деятельность»  номинациясендә мәдәният учреждениеләренең иң яхшы проектларын яклау өчен 250 000 сум күләмендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Грантын отты. «Радуга детства» проекты музей каршында балалар үзәге булдыруны күздә тота.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International