Бүген Лаеш районында «Казан ЭКСПО» Халыкара күргәзмә үзәген рәсми ачу булды. Анда беренче булып үз эшен халыкара махсуслаштырылган «Дорога-2018» күргәзмәсе башлады. «Безопасные и качественные дороги» Федераль юл агентлыгының фәнни-практик конференциясенең пленар киңәшмәсендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Президенты ярдәмчесе Игорь Левитин, РФ транспорт министрының беренче урынбасары Иннокентий Алафинов, Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев һәм башкалар катнашты
Бүген район Советының кече залында Федерация Советы әгъзасы Илдус Әхмәтҗанов шәхсән гражданнар кабул итте.
Бүген район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов эш визиты белән Лаеш районына килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев, Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков, ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков озатып йөрде
Лаеш шәһәре РДКсында «День призывника» тантаналы чара булды. Булачак солдатларга яхшы юл теләкләре белән район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Виктор Воробьев, районның хәрби комиссары ярдәмчесе Айрат Гайнуллин, ветераннар Советы рәисе Рашат Булатов, дин әһелләре һәм әти-әниләр мөрәҗәгать итте.
Лаеш районына эш визиты белән ТРның экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков килде. Аны район башлыгы Михаил Афанасьев һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Хисаметдинов озатып йөрде.
Үзәк китапханәдә Өлкән кешеләр ункөнлеге Лаеш шәһәре мәдәният бүлеге ветераннары өчен "Золотая осень жизни..." ял кичәсе белән төгәлләнде.
10 октябрьдә, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда өлкән буын кешеләренә багышланган «С почтением и заботой к вам» балалар иҗаты I шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.
Халыкара өлкәннәр көнендә «Туган як – «Родной край» республика акциясе кысаларында картлар һәм инвалидлар йортларында яшәүче якташлар янына бару яхшы гадәткә әйләнде.
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Макаровка авылы китапханәсе китапханәчесе Портнова Валентина Федоровна, Макаровка авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен «Пусть будет теплой осень жизни» ял кичәсе үткәрделәр