“Алтын көз” халыкка комплеслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында Лаеш техник-иктисади техникумы студентлары арасыннан волонтерлар белән «День добрых дел» акциясе үткәрделәр.
Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплеслы социальхезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре Гүзәл Садыйкова Державино авылы мәдәният йортында үзе хезмәт күрсәтүчеләр өчен «Ветераны живут рядом» темасына әдәби-музыкаль бәйрәм программасы оештырды.
Лаеш районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында мини-футбол буенча ярышлар төгәлләнде. Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны “Ферекс” командасы, 2 урынны “Бергауф”, 3 урынны “Россия Почтасы” командасы алды. Җиңүчеләргә бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов тапшырды
16 мартта Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее хезмәткәрләре Лаешның “Рябинка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Необыкновенные приключения синьоры Капельки» дигән күчмә чара үткәрделәр. Балалар синьора Капельканың гадәти булмаган маҗаралары белән виртуаль сәяхәт ясадылар. Ул үз эченә су һәм аның үзлекләре турында сөйләүне, су белән тәҗрибә ясауны, шулай ук хәрәкәтчән уеннарны, конкурслар, табышмаклар һәм биюләрне дә алды.
Татарстанда “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит!” акциясе старт алды. Ул 12 марттан 23енә кадәр дәвам итә. Әгәр сездә наркотиклар һәм составында наркотик булган препаратлар белән сәүдә итүче урыннар турында мәгълүмат булса, ышаныч телефонына 2-912-932 номерына яки 8-917-261-59-20 мобиль телефонга шалтыратуыгызны үтенәләр.
Күчемсез милек белән килешүләр югары уяулык таләп итә, шуңа күрә җир участогы яки торак сатып алганда әлеге күчемсез милек белән кемнең идарә итәргә хокуклы булуын һәм аңа арест салынмаганмы һәм зологка бирелмәгәнме икәнен белергә кирәк. Әлеге мәгълүматны алуның бары тик бер генә ысулы бар – ЕГРНнан өземтә сорату. Моны ничек эшләргә? Росреестрның видеокүрсәтмәсен карагыз.
Крестьян-ферсер хуҗалыкларына,шәхси ярдәмче хуҗалыкларга һәм хуҗалык итүнең кече формаларына ярдәм итү өчен Лаеш районы администрациясе “Казан МЭЗ”ы заводы белән бергәләп бушлай нигездә 100 тонна күләмендә шрот бүлеп бирәчәк. Әлеге ярдәм район хуҗалыкларында асралучы 534 баш мөгезле эре терлекне үз эченә алачак.
Лаеш шәһәренең 1 гимназиясендә шундый исемндәге презентацияне карау һәм фикер алышу булды. Ул әлеге гимназиянең 2 һәм 4 сыйныф укучылары белән ирекле “Язгы игелек атнасы – “Игелекле Татарстан” игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында үткәрелде.
Ирекле “Язгы игелек атнасы” акциясе кысаларында “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Урта Девятово авыл җирлеге буенча социаль хезмәткәрләре Надежда Артемьева һәм Галина Матвеева үз карамакларындагылар белән хәйрия ярминкәсе оештырдылар. Кунаклар җирле мәктәп укучылары булды, алар да үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр.
2018 елның төп вакыйгасы –Россия Федерауциясе Президентын сайлау алдыннан Орел авылы китапханәсе “Без сайларге өйрәнәбез” мәгълүмати-танып белү сәгате үткәрде.