“Мәхмүт Әхмәт улы Гәрәев исемендәге Габишево урта мәктәбе” МБОУның 2 сыйныф укучылары өчен Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена экскурсия оештырылды
Комлы Ковали авылы китапханәсе китапханәчесе урта һәм югары сыйныф укучылары өчен атаклы рәссам, рус реалистик сәнгате классигы В.В.Верещагин тууның 175 еллыгына багышланган тематик кичә үткәрде. Ул рәссам биографиясе белән таныштырды. Тыелгысыз сәяхәтче Кавказда һәм Урта Азиядә, Балканда, Һиндстанда һәм АКШта булган.
Каникулның соңгы көнендә Ташкирмән мәктәбендә 5-8 сыйныф укучылары өчен “Көзге бал” булды
Чәршәмбе, 25 октябрьдә, Ташкирмән авылы мәктәбендә 2003-2004 елгы укучылар арасында шашка турниры булды. Балалар бик теләп уйнадылар. Оештыручы – физик культура укытучысы Буров Сергей Александрович.
27 октябрьдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеенда Казан шәһәренең Мирный бистәсеннән «Вера, Надежда, Любовь» рус халык ансамблендә катнашучылар булып китте
Орел мәктәбендә тәрбия эше буенча директор урынбасарлары семинары үтте
Лаеш тернәкләндерү үзәгенең яшь табигать сакчылары “Тылсымлы урман”да булдылар
26 октябрьдә Үзәк китапханәдә китапханә хезмәткәрләре семинары булды. Киләсе елга отчетлар һәм планнар төзү, "Информационно-библиотечное обслуживание детей в РФ" порталында статистика формаларын тутыру буенча киңәшләр бирелде. Социаль челтәрләр ярдәмендә китапханәләргә яшьләрне җәлеп итү проблемасы турында фикер алыштылар. Семинарның иҗади өлешендә Үзәк һәм Балалар китапханәләре хезмәткәрләре төрле яшь категорияләре укучылары белән эш тәҗрибәсе уртаклаштылар.
28 октябрьдә Халыкара анимация көне билгеләп үтелә. Бу мультфильмнар ясаучы һәм аларны яратучы бар кеше бәйрәме. Ә аларны кем ярата? Әлбәттә, балалар. Рождественоның "Капелька" балалар бакчасына йөрүче балалар өчен Рождествено авылы китапханәсе китапханәчесе Ю.М.Симонова "Мультяшный марафон" үткәрде
Шундый исем астында Лаеш тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм үсмерләр өчен социаль-психологик тренинг үтте. Үсмер чорда үзеңнең тормыш һәм һөнәри ориентирларыңны күрә белү генә түгел, ә аларга ирешү юлларын да белү мөһим. Педагог-психолог и социаль педагог тарафыннан әзерләнгән әлеге тренинг үсмерләрнең тормыш максатларын формалаштыруга һәм үстерүгә, үз көчләреңә ышаныч тәрбияләүгә һәм әлеге максатларга ирешү мөмкинлекләренә юнәлтелгән.
Чара азагында “Мин телим”, Мин булдырам” темаларына анкета үткәрелде.