ЯҢАЛЫКЛАР


25
октябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Лаеш районы башкарма комитеты  искәртә, ”Соры” хезмәт базары” юнәлеше буенча закон бозу очраклары турында “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасының һttps.\\uslugi. tatar.ru. ссылкасы аша “Хезмәт мөнәсәбәтләре рәсмиләштермәү” һәм “Хезмәткә түләүнең яшерен формалары” бүлекләренә хәбәр итәргә була.

Республиканың «Распространение и внедрение передового опыта в сфере профилактики насилия и жестокого обращения в отношении несовершеннолетних» ачык форумы


24
октябрь, 2017 ел
сишәмбе

 “Халык контроле” дәүләт мәгълүмати системасы аша бозу очраклары турында хәбәр итү

Район башлыгы Михаил Афанасьев Югары Кармачи авылындагы Зилантово обителе скиты башлыгы игуменья Нина белән очрашты.


23
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Россия Пенсия фонды укучы яшьләр арасында пенсия грамоталыгы дәрәҗәсен күтәрү буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясен дәвам итә. Кампания кысаларында 19 октябрьдә Пенсия фондының район идарәсе начальнигы Ирина Алешина Комлы Ковали урта мәктәбенең югары сыйныфлар укучылары өчен дәрес үткәрде.

Пенсия фондының район идарәсе халыкка идентификацияләү һәм аутентификацияләүнең бердәм системасында (ЕСИА) теркәү, раслау, исәп язмаларынторгызу буенча хезмәт күрсәтә. Хезмәт бушка күрсәтелә. ЕСИАда расланган исәп язмасы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында да, дәүләт учреждениеләренең рәсми сайтларында да электрон хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге бирә.


21
октябрь, 2017 ел
шимбә

2017 елның ноябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры юридик ярдәм күрсәтү максаты белән видеоконференцэлемтә режимында гражданнар кабул итәргә планлаштыра.

Кабул итүгә алдан язылу 2017 елның 27 октябренә кадәр 8 (84378) 2-57-27 телефоны аша.


20
октябрь, 2017 ел
җомга

Лаеш тернәкләндерү үзәгендә «Наше здоровье в наших руках» спорт бәйрәме үтте

Учреждение психологлары һәм логопедлары үз карамакларындагылар өчен көз бәйрәме оештырдылар. Чара барышында балалар бәйрәм кунагы – Көзне данладылар.

22 октябрьдә 19.50 дә “Эфир” телеканалында Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсенең юридик затларның күчемсез милкен һәм өлеш милкендә катнашу килешүләрен дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Лилия Сәйфиева катнашында “Тема” программасы чыгачак.

Дәүләт теркәүчесе туры эфирда телетамашачыларга өлеш төзелешендә катнашучылар өчен килеп чыккан мөһим үзгәрешләр турында сөйләячәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International