Безнең иң беренче әсәрләр – ул әкиятләр. Иң кечкенә чактан укбез халык әкиятләре белән танышабыз. Мәктәпкә килгәч без әдәби әкиятләрне һәм халык авыз иҗатын өйрәнәбез. Әкиятләр аркасында без матурлыкны күрергә, усаллыкны хөкем итәргә, игелеккә сокланырга өйрәнәбез.
Комлы Ковали авылы китапханәсендә җәйге мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен эко-сумка ясау буенча осталык сәгате үткәрелде. Китапханәче аларга гади полиэтилен пакетның табигатькә нинди зур зыян китерүе турында сөйләде.
Ул район кешеләренә һәм учреждениеләренә район һәм республика басмаларына язылу бүләк итте.
29 майдан 9 июньгә кадәр Татарстан Республикасының сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен «Очарованный странник» терлоходында Казан-Мәскәү-Казан маршруты буенча круиз булды, анда ТР шәһәрләре һәм районнарыннан 120 ветеран һәм 20 кадет катнашты. Делегация составында Лаеш районының пенсионерлар берлеге рәисе, “Балык заводы” ТИҮ рәисе Л.П.Грабалина катнашты.
Ел саен 14 июнь – бөтендөнья кан доноры көне. Әлеге дата Россиядә бик билгеле түгел, әмма кеше өчен әһәмияте буенча иң мөһиме булып тора. “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль хезмәткәрләре үз карамакларындагылар белән кан һәм плазма тапшыруның мөһимлеге турында әңгәмәләр үткәрәләр. Чөнки донорның изге миссиясе – ул башка кеше гомерен һәм сәламәтлеген коткару.
14 июньдә Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музеена Комлы Ковали мәктәбе укучылары булды. Укучылар Лаеш ягы тарихы белән таныштылар һәм «Мозаичное плетение» о сталык сәгатендә обереглар бәйләргә өйрәнделәр. Шулай ук программага Сугышчан Дан музеена бару да кергән иде.
Бүген “Алтын көз” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм итү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Патриотическое воспитание молодежи в РТ» чаралар планын үтәү һәм Россия көнен бәйрәм итү кысаларында балигъ булмаганннар белән «Я гражданин своей страны» видеофильмын карау оештырылды.
12 июньдә безнең илебез мөһим һәм “яшь” дәүләт бәйрәмен - Россия көнен билгеләп үтә. Бүген Россия көне патриотик сызыклар ала бара һәм милли берләшү һәм Россиянең бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылык символына әйләнә.
2017 елның 16 июнендә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Лаеш районы прокуратурасы бинасында Лаеш шәһәре, Совет урамы, 1а йорт адресы буенча Татарстан Республикасы прокурорының беренче урынбасары, юстициянең өлкән советнигы Старостин Сергей Петрович гражданнар кабул итә.