11 мартта Лаеш шәһәрендә Бөтенроссия ГТО физкультура-спорт комплексының зона фестивале булды. Лаеш районы командасы анда бик яхшы нәтиҗәләргә иреште һәм гомумкоманда исәбендә 1 урын алды.
12 мартта Лаеш районы МЧС хезмәткәрләре, ГИМС участогы, шулай ук ОСВОД бүлеге вәкилләре тарафыннан “Язгы чорда үзеңне суда имин тоту” темасына профилактик чара үткәрелде. Аның кысаларында белешмәлекләр таратылды һәм боз өстендә балык тотарга яратучылар белән әңгәмәләр үткәрелде. Барлыгы 150 кеше колачланды.
Бу көннәрдә Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге карамагындагы Грибошников Геннадий Кузьмич 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
Бүген “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә “2014-2020 елларга халык арасында наркоманияне профилактикалау” республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында, наркотиклар куллану куркынычын билгеләүче үсмерләрнең психологик халәте үзенчәлекләрен өйрәнү максатыннан 11-14 яшьлек балигъ булмаганнар арасында анкета үткәрелде.
2017 елның 6 мартында Пенсия фондының Лаеш районы идарәсе начальнигы Ирина Алешина Сокуры мәктәбе хезмәт коллективы белән очрашу үткәрде. Очрашу ПФРның электрон хезмәтләрен популярлаштыру буенча мәгълүмати-аңлату кампаниясе үткәрү кысаларында оештырылган. Очрашу барышында ЕСИАда теркәлү буенча консультацияләр бирелде, ПФР хезмәтләреннән электрон төстә файдалану тәртибе һәм аның өстенлекләре аңлатылды. Пенсия законнарындагы соңгы үзгәрешләр яктыртылды һәм иминият пенсиясен формалаштыруның база принциплары күрсәтелде. Ахырда барлык кызыксындырган сорауларга җавап бирелде.
9 мартта Лаеш шәһәрендә районның махсус хезмәтләре көчләрен кулланып террорчылыкка каршы оператив өйрәнүләр үтте. Шартлы террорчылар район мәдәният йортына үтеп керделәр, полиция хезмәткәрләре аның тирәсендәге территорияне әйләндереп алдылар, “Кама” спорт-сәламәтләндерү комплексы, район Советы, “Таттелеком”, балалар сәнгать мәктәбе, Г.Р.Державин исемендәге Лаеш ягы музее, “Ак барс банк”, Лаешның 2нче мәктәбе биналарыннан кешеләр шартлы төстә эвакуацияләнде.
Әни – һәркем өчен иң якын, кадерле сүз. Бала өчен әнидән дә якын беркем дә юк. Шуңа күрә әниләргә һәм әбиләргә багышланган бәйрәмнәр Лаешның тернәкләндәрү үзәгендә иң әһәмиятлеләрнең берсе булып тора. Учреждение педагоглары бәйрәм программасын балаларда да, әти-әниләрдә дә мөмкин булганча күбрәк якты һәм онытылмаслык тәэсирләр калырлык итеп төзергә тырышалар.
2017 елның 1-5 мартында Казан шәһәренең бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 2002 елгы һәм аннан яшьрәк малайлар һәм кызлар арасында ТР укучыларының өстәл теннисы буенча XI спартакиадасы исәбенә Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Ярышларда Лаеш районыннан 1нче гимназия, Лаешның 2нче мәктәбе, Имәнкискә һәм Урта Девятово мәктәпләре укучылары катнашты. Алар белән Худайдатова Маргарита Хадыевна шөгыльләнә. Спартакиада нәтиҗәләре буенча Лаеш районы командасы 10нчы гомумкоманда урыны алды.
Районның матбугат хезмәте җитәкчесе Рәсим Хаҗиев, районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Анастасия Сергеева һәм “Кама ягы” газетасы хәбәрчесе Александр Воржецов ТРның яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының видеоконференция режимында “Татарстан Республикасының “Sport.tatar.ru” мәгълүмати спорт порталын эшләтеп җибәрү турында” темасына брифингында катнаштылар. Татарстан Республикасының спорт порталы – министрлыкның флагман проекты, ул үз ягыннан үзенчәлекле булып тора. Портал барлык дәүләт һәм муниципаль спорт мәктәпләрен һәм спорт объектларын бер уңайлы интерфейска берләштерә.